Актаныш

Актаныш районы

16+
Инфраструктура

ИТК оешмасы төзүчеләре: Юлларга ком түшәгәч, 57 бистәдә яшәүчеләр резин итекләрен салачак

Актанышның 57 нче бистәсе күзгә күренеп үсә, киңәя. Быелгы җәйдә яңа өйләрнең саны тагы да артты. Яңа йортлар- яшь гаиләләр, шат авазлы балалар дигән сүз дә әле ул. Ә балалар бакчасына, мәктәпкә йөрергә, әлбәттә, төзек, яхшы юллар кирәк. ИТК төзелеш оешмасы бүгенге аяз көннәрнең кадерен белеп, 57 бистә урамнарын төзү-төзекләндерү белән шөгыльләнә.

 Актанышның 57 бистәсендә барлыкка килгән яңа урам юлларын тәртипкә  салу эше җәй буена дәвам итә.  ИТК подряд оешмасы атна-ун көн эчендә биредә төзелеш эшен җанландырды. Кыска  вакыт аралыгында Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Гатаулла Минаев урамнарында  1,5 км юлны ремонтладылар.  

Бу җирдә элек басу булган.  Хәзер юлны күтәртеп, ком түшибез. Икенче төрле әйткәндә, ныклы юлга нигез ясала. Киләчәктә вак таш, асфальт булыр дип көтәбез. Ә аңа кадәр нигез салып калдырырга кирәк, – дип аңлатты төзелеш мастеры Дамир Вәлиев.

Электән басу булган мәйданнарда 57 нче бистәне тагы да киңәйтеп яңа урамнар барлыкка килә.

Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Гатаулла Минаев урамнарындабыелгы җәйдә генә дә дистәләгән йорт төзелгән. Биредә яшәүчеләрне юллы итү -көн кадагындагы мәсьәлә. ИТК оешмасы соңгы ун көндә әлеге урамнарга ком түшәү белән шөгыльләнә. 

 

ИТК оешмасы техникасы — КамАЗлар, грейдер, экскаватор, каток — барысы да хәрәкәттә. Экскаватор-грейдер башта юлны формалаштыра. Каток таптый. Комны КамАЗлар белән Уразайдан ташыйлар. Юл төзүчеләр хезмәтенә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Риназ Әхмәтов грейдер белән идарә итә. Үзе ул Ак- күз авылында яши, Актаныш авылларына йөреп эшли. Үзбушаткыч КамАЗ йөк машиналарын Салават Хаҗиев, Айзат Зәйнуллин, Илгизәр Мисбахов, экскаваторны Вил Хафизов иярли. Асаф исемле яшь егет авыр тәгәрмәчле тех- ника белән тыгызлап, җирне тигезләүдә хезмәт куя.

Безнең эшчеләр тырыш. Техниканы һәрвакыт төзек, тәртиптә тоталар. Егетләрнең барысы да — үз эшенең остасы. Техника ватылып, эшне тоткарламыйлар. Бертуктаусыз яуган яңгырлар гына комачаулады. Халык рәхмәтле. Бу урамнарның яртылаш юллары юк иде. Иң теге башта, авыл читендә, кешеләр яши. Юлларны караганга, алар сөенечләрен белдерделәр. Монда төзелеш зур тизлек белән бара, яз көне бу урында әле йортлар да юк иде. Түбәләре ябулы өр-яңа өйләр яшәргә яраклы хәлгә китерелә. Кешеләр яңа нигезләренә күченәләр. Йөрергә юлларны да шундый тизлек белән формалаштырырга кирәк. Эш фронты җитәрлек. Әле безне Әсгать Сәфәргалин урамы да көтә. 1,5 км дан артыграк юлны ремонтлыйсы бар анда. Яңа Әлем полосасыннан 57 нче бистәнең яңа юлына кадәрге арада урнашкан урамны да тизрәк юллы итәсе иде, Дамир Вәлиев.

Юлларны иң элек формалаштырабыз, күтәртәбез. Соңыннан өстенә ком җәябез. Бу киләчәктә әлеге урамнарга каты өслек түшәү өчен нигез булып тора. Әлеге урамнарда яшәүчеләр асфальт салынганчы йөреп торырлык дәрәҗәгә китерәбез, – — дип таныштырды Дамир Вәлиев.

Иң элек төзүчеләр урам юлын формалаштыра, кара, сыланып торган балчыклы өслек кырдырып алына. Аның өстенә ком салына. Каток техникасы түшәлгән комны ныклап таптата. Комны Уразай карьерыннан ташыйлар.

 Быелга 1 млн сумнан артыграк эш планлаштырылган, ул максатчан шартларда үзләштерелә. Актанышның  Нөркә бистәсендәге һәм 12  кварталындагы урам юлларын, тротуарларны карап тору  ИТК оешмасына йөкләнгән.  Эш көне иртәнге 7дән кичке  16.30 сәгатькә кадәр дәвам  итә, төшке аш вакытында да  тоткарланмыйлар. Шоферлар  ком алып кайта торалар. Механизаторлар да озаклап ял  итмичә, үз эшенә керешәләр. Яңа Әлем, Кәзкәй, Иске Богады авыл җирлекләреннән  чакыру алганнар, якын арада  шунда барырга җыеналар.  Юл төзелеше һәрвакыт һәм  һәркайда актуаль булып кала. 

 ГС-14.02 автогрейдерын йөртүче Риназ Әхмәтовның  ИТК оешмасына килүенә 8  ай. Кыш көне кар этүдә катнашкан. Җәйге чорда район үзәгендә һәм авылларда урам  юлларын күтәртә, тигезли,  ком җәюдә катнаша. Юл төзелешендә әле беренче елы гына, шуңа карамастан бик тиз  үзләштергән.

Юл салу миңа бик ошый, чөнки шул юлда үземә дә йөрергә туры килә. Яхшы юл  — җан азыгы. Халыкка да файдалы, рәхмәт әйтеп китәләр. Хезмәтемне яратып башкарам, эшли-эшли тәҗрибә туплана. Техника белән идарә итүдә  авырлыклар юк. Запчасть белән тәэмин итеп торалар. Һава торышы яхшы торганда күбрәк мәйданда эш башкарыла. Мастер карап, күзәтеп тора, ком ташуда өзеклек юк. Юллар төзек, матур һәм ышанычлы  булсын, — ди Риназ.

Риназ Әхмәтов әле оешмага сигез ай элек кенә урнашуына карамастан, коллективта үз кешегә әверелгән. ИТК оешмасы 57, 12 нче кварталлардагы юллар, тротуарлар  төзеклеге өчен җавап бирә. Риназ кыш көннәрендә кар эттерә, җәен урамнарны төзекләндерүдә катнаша, Актанышта, авыл җирлекләрендә юлларга ком түши.

-Юллар салу миңа ошый. Үзем йөри торган юллар бит бу. Халык та юл төзүчеләргә нык рәхмәтле. Чөнки яңгыр яуса, олысы-кечесенең аягыннан резин итек төшми, машина белән өйләренә кадәр керә алмыйлар, ир-атлар, хатын-кызлар машиналарын урам башында ук калдырып, балаларын, сумкаларын күтәреп, берәр чакрым пычрак ера-ера кайталар. Юлларга ком түшәгәч, 57 бистәдә яшәүчеләр резин итекләрен салачак. Минем кебек төзүчеләр кешеләрнең тормышын уңайлата, кирәкле эш башкаруым белән горурланам,- ди Риназ.  

Үзйөрешле «КамАЗ» автомашиналарында Салават Хаҗиев, Айзат Зәйнуллин, Илгизәр Мисбаховлар Уразай белән Актаныш арасын көнгә ничә урыйлардыр, мастерлар белән үзләре генә белә. Юл төзүчеләр иртәнге 7:00 сәгатьтән инде руль артында. Төшке ашта да озаклап тоткарланмыйлар, 16:30 сәгатькә кадәр тапшырылган объектларда намуслы хезмәтләрен куялар.  Экскаваторчы Вил Хафизов, катоклаучы Асаф та үз эшенең остасы, ди җитәкчеләр.

Юл төзүчеләргә районда эшнең бетәсе юк. Яңа дигән юллар да 5 елдан җимерелә, төзекләндерү сорый башлый. ИТК оешмасы юл төзүчеләре якын киләчәктә Әсгать Сәргалин исемендәге урамны да төзергә җыена. Шулай ук районыбызның Богады, Яңа Әлем, Кәзкәй һәм башка авылларда да юл төзүчеләрен көтәләр.

2 меңнән артык кеше яшәгән 57 бистәдә быел Татарстан Республикасындагы «Җәмәгать киңлекләре» программасы нигезендә ял паркы төзелә башлады. 4 гектар мәйданлы җир кишәрлегендәге төзелешне дә ИТК оешмасы алып бара. 

-Ял паркы төзелешенең беренче этабын тәмамладык. 180  метрда брусчатка салдык, яктырткычларга нигез эшләнде, электр кабельләре суздык. Якын көннәрдә баганалар утыртачакбыз. Икенче этап төзелеш эшләренә алдагы атна дүшәмбесеннән керешәбез.

Паркның төзелеп бетүен халык түземсезлек белән көтә, кичләрен инде яшь гаиләләр балалары белән ял итәргә киләләр, матур, җыйнак эскәмияләргә утырып сөйләшәләр, әңгәмә коралар,- ди Дамир Вәлиев.

57 бистәдәге ял паркында чыннан да эштән кайткач гаилә белән килеп атмосфера алыштырырга, кичләрне күңелле, файдалы үткәрергә мөмкинлекләр күп булачак. Велосипед юллары, физкультура-спорт, йога белән шөгыльләнү зоналары, балалар мәйданчыклары, балалар өчен карусель, күзәтү тәгәрмәче, утырып ял итәргә эскәмияләр, фотога төшү урыннары- барысы да заманча һәм матур булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев