Җитәкчеләребез муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында
09 гыйнвар 2026, 11:04
1472
0
0
Бүген Актанышта районыбызның муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы уза.
Спорт ярышлары «Бүләк» чаңгы базасында тантаналы төстә башланып китте. Спартакиадада катнашучы авыл җирлеге башлыкларын, сәркатипләрен, район хакимияте җитәкчеләрен, ведомствоара бүлек башлыклары һәм хезмәткәрләрен районыбыз башлыгы Ленар Зарипов сәламләде, бәйгеләрдә сынатмыйча, сәламәтлекләренә зыян китермичә матур итеп көч сынашырга чакырды.
Җитәкчеләр чаңгыда шуу, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат кебек спорт төрләрендә ярыша. Бәйгеләр «Дулкын» бассейнында һәм «Батыр» спорткомплексында бик матур һәм оешкан төстә бара.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев