Актаныш

Актаныш районы

16+
фото

Халкым өчен тугры калырмын: Нур Баян исемендәге иҗат фестивале җиңүчеләре безнең фоторепортажда!

16 мая 2025, 11:14

245

0

0

Нур Баянның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чарада, якташыбыз, фронтовик-шагыйрь исемендәге "Халкым өчен тугры калырмын" иҗат фестивале җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

Нур Баян үзе турында болай дип яза:

Мин, 1905 елның 15 маенда, менә шушы яшел хәтфә белән капланган, дөньяның иң
гүзәл авылларыннан берсе булган Әнәктә крестьян гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әтием балта остасы иде. Гаиләбез бик ишле булу сәбәпле, миңа хуҗалык эшләрендә яшьтән үк катнашырга туры килде. Әтиемә йортлар салырга булыштым. Мәктәптә җәмәгать
эшләрендә актив катнаштым, стена газетасының редакторы һәм рәссамы вазифаларын
башкардым. Җырларга һәм биергә дә бик оста идем.»

1921 елда Пермьгә китеп, кара эшче буларак эшли. 1923 елда Казанга килеп, Татар-
башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Уку вакытында әдәбият, сәнгать белән шөгыльләнә
башлый. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң фронтка китә. Шул чорда ул күп
патриотик шигырьләр яза. “Дивизия” газетасы мөхәррире, полк командирының сәяси
эшләр буенча урынбасары була. Хәрби дәрәҗәсе - подполковник.

1945 елның 23 апрелендә Австрия азатлыгы өчен көрәшкәндә Нур Баян һәлак була. Яуда
күрсәткән батырлыклары өчен 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары
һәм медальләр белән бүләкләнә.
“Батыр, талантлы подполковник дәрәҗәсенә ирешкән авылдашыбыз яу кырларында
мәңгелеккә ятып калса да, аның якты рухы туган ягыбызда яши. Безнең хуҗалык Нур
Баянны һәрвакыт хөрмәт белән искә алып, рухына тап төшермичә аның исемен зур
горурлык белән йөртә”, - ди Айрат Салихҗанович.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев