Авыл китапханәсендә кул эшләре күргәзмәсе ачылды һәм якташ язучының китабы тәкъдим ителде.
3 ноябрь көнне Күҗәкә авылы китапханәсендә Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан «Сәнгать берләштерә» дигән чара узды. Чара кысаларында китапханәдә «Һөнәрленең кулы алтын» дигән кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Күргәзмәгә куелган эшләрне карап сокланмый мөмкин түгел. Монда Шәйхетдиновлар гаиләсенең, Мирзанурова Зөһрә, Акмалова Гөлфая, Мортазина Лиза, Сабирова Зөһрә, Мусина Гөлия, Мирзанурова Азалия, Сщлахова Гөлназ, Мортазина Рәмилә, Галиева Зәйтүнә, Нәҗметдинова Нәҗирә, Акмалова Илсөяр, Низамова Гөлсинә, Гомәрова Халидә, Ганиева Гөлчирә һәм Мортазина Әминәләрнең эшләре куелды. Яраткан шөгыльләре аша кешеләр күңеленә матурлык өләшүче авылдашларыбызның эшләнмәләре дә күз явын алырлык!
Бүгенге чарада әлеге күргәзмәне тантаналы рәвештә ачып җибәрдек. Ачылу тантанасына катнашкан осталар үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Чара барышында Саһира Газизуллинаның «Һәр гамәле Бисмиллалы» дигән китабын да тәкъдим иттек. Китап белән Шамилә Акмалова таныштырды. Матурлык тудырырга яраткан якташыбызны шигырьләре аша искә алдык.
Җылы очрашу Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шигъри юллар һәм матур җырлар белән бизәлде.
Нет комментариев