6 ноябрь, татарстан Республикасы Конституциясе көнендә Актанышта чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә район халкы һәм кунакларга авыл хуҗалыгы продукциясе, яңа уңыш яшелчә-җимешләре, ит, балык, сөт ризыклары, бал һәм башка төр азык-төлек тәкъдим ителә.
Көзге ярминкә — җитештерүчеләр өчен үз продукцияләрен тәкъдим итү, ә халык өчен кирәкле азык-төлекне уңайлы бәядән сатып алу мөмкинлеге.
Райондашларны һәм кунакларны ярминкәдә көтеп калабыз!
Нет комментариев