Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

"АКТАНЫШ-ИНФОРМ"ДА - ВИДЕОБӘЙГЕ: «Әнием - күз нурым!» нәфис сүз видеобәйгенең нигезләмәсе

22 октября 2019, 18:25

3134

0

0

Начало конкурса: 23 октября 2019

«Әнием - күз нурым!» нәфис сүз видеобәйгенең нигезләмәсе

 

 

  1. Гомуми мәгълүмат:

"Әнием - күз нурым" видеобәйгесе нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын пропагандалау максатыннан "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш - информ" филиалының "Актаныш авазы" телевидениесе тарафыннан оештырыла.

 

2. Үткәрү шартлары һәм тәртибе:

- Бәйге 3 -10 яшьлек балалар арасында уздырыла.

- Бәйге түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;

2. Башлангыч сыйныф укучылары

 

3. Бәйгегә тәкъдим ителүче эшләрне әзерләүгә таләпләр.

Бәйгедә катнашу өчен 5 куплеттан да артмаган шигырьне яттан сөйләп, видеоязмасын һәм түбәндәге гариза формасын тутырып airs16@mail.ru эл. почтасына "Актаныш авазына" дип ассызыклап җибәрергә кирәк. Өстенлек үзең иҗат иткән шигырьгә бирелә. 

  • Видео бары тик MP4 форматында гына кабул ителә.
  • Күләме буенча 100 Мб кысаларында (30 Мбтан зур булмаса оптималь!) булырга тиеш;
  • Эшләр башка конкурсларда катнашмаган булырга тиеш;
  • Видеомонтажда көй кулланган очракта авторлык хокукы якланырга тиеш.
  • Видеоязмалар һәм гаризалар 23 октябрьдән 18 ноябрьга кадәр кабул ителә.

Барлык катнашучыларның да видеолары "Актаныш-информ"ның рәсми Youtube каналында да урнаштырылачак.

Безнең сылтама:

https://www.youtube.com/channel/UC-EqRmSX978dFXE6iZ-Ht6Q?view_as=subscriber

Нәтиҗә ясаганда андагы карау саны һәм "лайк"лар да исәпкә алыначак.

 

  1. Эшләрне бәяләү критерийлары:

- Бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;

- Видеоязманың оригинальлеге;

- Техник башкарылышы;

- Сәнгатьле сөйләм.

 

3. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү:

- Конкурста катнашучыларның чыгышларын бәяләү өчен оештыру комитеты тарафыннан махсус комиссия (жюри) билгеләнә.

- Комиссия, конкурсның йомгаклау өлешендә катнашучылар әзерләгән чыгышларны тыңлап, беренче, икенче, өченче урыннарны һәм гран-прига лаек нәфис сүз осталарын билгеләячәк. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин.

 

Белешмәләр өчен телефон: 3-15-45

E-mail: airs16@mail.ru

 

Гариза формасы:

 

Катнашучының фамилиясе исеме

Катнашучының яше

Белем бирү йорты

Шигырьнең исеме һәм авторы

Җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Телефон номеры

Электрон адресы

 

 

 

 

 

 

 

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Галерея

Нет комментариев