Иртәгә ял көннәре, өстәвенә балаларның каникуллары. Якыннарыгызны үз кулларыгыз белән әзерләнгән тәмле, хуш исле җиләкле сметанник белән сыйлагыз. Чәйләрегез тәмле, ялларыгыз күңелле һәм гаиләгез белән узган һәр мизгел кадерле булсын!
26–30 сантиметр диаметрлы табада пешерү өчен кирәкле ингредиентлар:
Камырга:
-
Он — 230 г;
-
Атланмай яки маргарин — 90 г;
-
Шикәр комы — 50 г;
-
Йомырка — 2 данә;
-
Камыр күперткеч (разрыхлитель) — 1 чәй кашыгы;
-
Бер чеметем тоз.
-
Эчлек өчен:
-
20–25 процентлы каймак (сметана) — 500 г;
-
Йомырка — 3 данә;
-
Шикәр комы — 120 г;
-
Кукуруз крахмалы — 30 г;
-
Ванилин — 10 г.
Җиләкле сметанникны әзерләү тәртибе
1. Камыр әзерлибез. Атланмайны яки маргаринны суыткычтан 30 минут алдан алып куябыз. Йомшарган майны шикәр комы белән кушабыз, йомырка өстибез. Аннары он, камыр күперткеч һәм тоз салып, йомшак камыр басабыз. Аны 30–40 минутка суыткычка куябыз.
2. Камырны формага урнаштырабыз. Суытылган камырны җәеп, алдан майланган табага салабыз. Кырыйларын күтәртеп калдырабыз. Камырның төбен чәнечке белән берничә урыннан тишкәлибез. Форманы тагын 20 минутка суыткычка куеп алабыз.
3. Эчлек әзерлибез. Каймакны йомырка, шикәр комы, кукуруз крахмалы һәм ванилин белән яхшылап болгатабыз. Бер төрле, куе масса барлыкка килергә тиеш.
4. Пирогны җыябыз. Әзер эчлекне камыр өстенә агызабыз. Өстенә үзебез сайлаган җиләкләрне тигез итеп урнаштырабыз.
5. Мичтә пешерәбез. Алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 15–20 минут пешерәбез. Аннары температураны 160 градуска кадәр киметеп, пирог тулысынча пешкәнче тотабыз. Эчлеге катылангач, әзер була.
Тәмле сметанник әзерләү серләре
Пирогның камыры юкарак булсын, матуррак күренсен дисәгез, 30 сантиметрлы форма кулланырга мөмкин. 26 сантиметрлы табада камыр калынрак булачак.
Җиләкләрне үзегез теләгәнчә сайлагыз. Чия, кура җиләге, карлыган һәм кара җиләк каймаклы эчлек белән аеруча яхшы туры килә.
Әзер сметанникны суытып, аннары кисәкләргә бүлеп бирү яхшырак. Бу очракта эчлеге матур итеп киселәчәк.
Рецептны саклап куярга һәм якыннарыгыз белән бүлешергә онытмагыз!
Нет комментариев