Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

Актанышның матурлыгы.

15 апреля 2022, 11:34

Яшь сәләтле райондашыбыз - Аяз Батыров, 12 яшь. Актанышның икенче урта мәктәбендә белем ала. Чираттагы конкурсантыбызның шигъри гөлләмәсен тәкъдим итәбез, дуслар!

Туган якның матурлыгын, 
Шигырьләргә язганнар,
Ә аннары моңга чорнап ,
Матур  көйгә салганнар.

Һәр төбәкнең үз кыз-уллары бар, 
Дан җырлыйлар туган ягына,
 Актанышым - туган җирем минем, 
Матуррак барыбер барыннан!

Агыйдел буена кайткан
Күрдем мин аккошларны, 
Сокланып кына күзәттем
Ак таныш, ак дусларны. 

Чишмәләрнең суын эчтем,
Тәмле, телең йотмалы. 
Инеш буенда гүзәллек, 
Ул камышы, ул талы. 

Урманнары, болыннары, 
Хәйран калдым тагын да, 
Яратам Актанышымның
Яңгырын да, карын да. 

Ак күлмәген салып куйды, 
Гөрләвекләр көлешә,
Ел фасылының һәммәсе дә
Актанышыма килешә.

 

Актанышым –ак илем


Актанышым –ак илем!

Гөлләргә тиңләр җирем!

Туган ягым, торган җирем – 

Йөрәккә якын илем!


Сандугачтан илһам ала, 

Җырчыларың, беләбез.

Аккошларның матурлыгын

Рәсемнәрдә күрәбез!


Агыйделле  Актанышым,

Матурлыкны яшәтә.

Челтерәп аккан чишмәләрең,

Күңелләрне яшәртә!


Көн дә сайрасын сандугач,

Алланып атсын таңнар.

Илһам алып матурлыктан,

Яңа җырлар яңгырар!

Нет комментариев