Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

"Актанышым-туган ягым!" Нургалиев Руфил Рузил улы

23 апреля 2022, 01:23

Мин - Нургалиев Руфил Рузил улы.Актаныш районы Татар Ямалы авылы егете.Миңа 12 яшь.4 сыйныфта белем алам.

 

Һәр кешенең була туган ягы,

Минем туган ягым - Актаныш !

Әйтеп,сөйләп торасы юк-

Ул һәрбарчагызга таныш!

 

Гүзәл гөлләр иле син,Актаныш,

Туган ягым,син бит бер генә.

Шау чәчәкле сихри җирләре дә

Синдә генә,синдә генә!

 

Йомшак назлы язгы җилләре дә

Битләремнән сыйпап узалар.

Синдә генә моңлы сандугачлар

Үзәк өзгеч җырын сузалар!

 

Туган җирем,елга-күлләреңдә

Балыкларың йөзә уйнап-уйнап.

Актанышым, чиксез талантларың

Таралганнар бөтен дөнья буйлап.

 

Бары безнең туган якта гына

Иң беренче булып таң ата.

Актанышым, һәрбер кешең сине

Хөрмәт итә,өзелеп ярата!

 

Бары якты,изге хисләр яши

Туган ягым,сиңа карата.

Актанышым-аклык,сафлык иле,

Бар җиһанга бәхет тарата!

 

Мактар өчен,бәлки,сүзләр җитмәс,

Бары синдә яшәү оҗмаһка тиң!

Мең рәхмәтле сиңа,туган җирем,

Йөрәгемнең иң-иң түрендә син!

Галерея

Нет комментариев