Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

Гөлләр иле, Актанышым!

20 апреля 2022, 16:23

Мин Борханов Алексей булам. Богады мәктәбенең 2нче сыйныфында укыйм. Рәсем ясарга, хикәя, шигырь язарга яратам.

Гөлләр иле, Актанышым!

Актанышым, синдә иген үсә,

Кырларыңда күп булып.

Алма пешә, өзелеп төшә

Җир өсте ята тулып.

 

Кыштагыдай кар-бураның 

Юк бер җирдә, мин беләм.

Бизәлгән чыршы утларың

Бөтен җиргә ямь бирә.

 

“Туган җир”, - дип, тавыш биреп

Тезелеп кошлар кайта.

Хуш ис бөркеп тирә-якка

Агачлар чәчәк ата.

 

Исемеңне үзгәртеп

Гөлләр иле дигәннәр

Актанышым, син бер генә.

Белсеннәр-белмәгәннәр.

Күрсеннәр-күрмәгәннәр.

Нет комментариев