Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

"Мин Актанышны яратам!" Сәләхова Лилиана. 12 яшь. Актаныш 1нче санлы урта мәктәбе.

09 апреля 2022, 18:20

НУРЛЫ АКТАНЫШ

Һәркемнең дә туган ягы була,

Минеке ул - "Нурлы Актаныш!"

Җырлы халкы, гүзәл табигате

Ерак җирләрдә дә бик таныш.

 

Туган якта бар да матур була.

Гади генә үскән бер гөл дә,

Күңелләргә, җанга шифа бирә

Талгын гына искән җиле дә.

 

Әби - бабам туып үскән җирдә,

Мин нәселне дәвам итүче.

Буыннардан - буыннарга күчкән,

Сер сандыгын саклап йөртүче.

 

Актанышым! Мин яратам сине!

Һәрвакыт син күңел түремдә.

Киләчәгең гөлдәй матур булсын!

Балкып янсын кояш күгеңдә!

Нет комментариев