Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

Мин яратам сине, Актаныш!

20 апреля 2022, 16:03

Әдилә Арсланова - Богады мәктәбенең 2нче сыныфында белем ала. Буш вакытларында каләм тибрәтә, иҗат итә.

Мин яратам сине, Актаныш!

Һәр иртә алсу таңнарыңны

Кемнәр генә күреп шаккатмый?!

Киң Агыйдел ярларыңны

Күрми калмый ярамый.

 

Мондый көч синдә кайдан?

Әйтмәсәң дә, мин беләм

Горурланып туеп булмый

, Актанышым, синең белән!

 

Көчле дә син, бердәм дә син,

Матур да син, ямьле дә

Актанышым, зур үскәч тә

Китмәмен синнән бер дә.

Нет комментариев