Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

Яратам сине туган җирем

14 апреля 2022, 16:16

Безнең бәйгегә янәдән Пучы якларыннан яшь иҗатчыларыбызның берсе - Шәйхелова Гөлинә Рәкыйп кызы, Пучы балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз" түгәрәге укучысы, 13 яшь.

Яратам сине туган җирем,

Гүзәл ягым, данлы Актаныш.

Синдә туганыма шатланамын,

Табигатең ямьле, халкың тырыш.

 

Пар аккошлар йөзә Агыйделдә

Сагынып кайтып туган якларын.

Синдә булган матур хатирәләр

Уйларымда мәңге сакланыр.

 

Иген тулы басу - кырларыңда,

Тыңлыйм әле тургай тавышын.

Син күңелемдә һәрчак, гел исемдә

Туган ягым минем, Актаныш!

Нет комментариев