Актанышым - гөлләр иле!
14 апреля 2022, 15:53
Фәтхетдинова Нәзилә Нәркис кызы, Пучы Балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз" түгәрәге укучысы, 8 яшь.
Актанышым - гөлләр иле,
Җырларда җырланасың.
Көннән - көн чәчәк атасың,
Һәркөн матурланасың.
Актанышым - туган җирем
Язам сиңа шигырьләр,
Сиңа атап җырлыйм җырлар,
Биим матур биюләр.
Актанышымны яратам
Шунда туып - үскәнгә.
Сине генә сагынырмын
Чит җирләргә китсәм дә!
Нет комментариев