Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

Рәшитова Айзилә Илнар кызы, 13 яшь, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

23 апреля 2022, 01:07

Туган авылым - горурлыгым минем.

Газиз миңа туган җиркәем.

Гөрләп үтә синдә бала-чагым,

Тыныч булсын бары илкәем.

 

Язлар җиткәч, кошлар да бит кайта

Саг(ы)нып киткән туган җиренә.

Кемнәр кайтмый, әйтегезче миңа,

Чит җирләрдән туган иленә?

 

Җәйләр җиткәч, таң җилләре назлап

Иркәлиләр басу-кырларны.

Шатландыра байлыгыбыз җирнең

Дәртләндерә күңел кылларын.

 

Авылымда минем кара җирләр,

Матур таулар, чишмә сулары...

Авылымда минем бердәм халык,

Шуңа шат без, авыл уллары.

 

Рәшитова Айзилә Илнар кызы, 13 яшь Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

Нет комментариев