Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

Яратам Актанышым!

18 апреля 2022, 20:37

Сөмбел Сабирова - Богады мәктәбенең 2 сыйныф укучысы.

 

Җырдагыдай гүзәл, матур,

Син – минем мактанычым.

Даның киткән еракларга,

Яратам Актанышым!

 

Көздә иген шаулап үсә

Ул синең- куанычың

Алмалы да, җиләкле дә

Яратам Актанышым! 

 

Тимераяк, чаңгы шуам,

Бездә бар да бар кышын.

Бәйрәмнәрең белән бергә

Яратам Актанышым! 

 

Язлар җиткәч, ишетелә

Кошларның шат тавышы.

Аккошлы Агыйделең белән

Яратам Актанышым!

 

Җәйге күлмәген кисәме,

Танып та булмый аны

Аллы-гөлле гөлләр иле

Яратам Актанышым!

Нет комментариев