Зарипова Нурия, 14 яшь, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
23 апреля 2022, 00:23
Туган ягым Туган ягым, гүзәлем минем,
Һаваларың шифалы.
Табигатең дә күркәм синең,
Суларың да файдалы.
Урнашкансың күркәм урында,
Җиләкләр дә үсә болыныңда
Сузылып киткән кыр-басулар,
Шаулап үсә зифа каеннар.
Рәхмәт сиңа, туган ягым:
Күреп үстем дөнья ямен.
Үтте монда бала-чагым.
Рәхмәт сиңа, туган ягым!
Зарипова Нурия, 14 яшь Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Нет комментариев