Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

ИГЪТИБАР! ӨР-ЯҢА ФОТОБӘЙГЕ: Без бит авыл кызлары! Син дә катнаш, шаккаттыр, җиңү яула!

24 июля 2019, 14:03

3226

0

0

Начало конкурса: 24 июля 2019

"Актаныш-инфом" ММҮ районыбызның гүзәл затларын "Без бит авыл кызлары" дип исемләнгән өр-яңа фотобәйгегә дәшә.

Авыл кызларының бар эшкә дә оста икәнен һәркем белә: алар печәнен дә чаба, утынын да яра, җиләк тә җыя, балык та тота – санап кына бетерерлек түгел! 

Кыскасы, без сезгә тавык та чүпләп бетерә алмас эшләрегезне читкә куеп, фото-ял  оештырып алырга тәкъдим итәбез. 

Сездән – эшчән  авыл кызы икәнегезне дәлилләгән  фотосурәт, бездән - шәп бүләк!

Бәйгегә юмор хисе белән якын килсәгез иде – андыйларның җиңү мөмкинлеге зуррак.  Әйдәгез әле эшчән авыл кызларын интернет киңлекләрендә танытып алыйк! Күрсеннәр, белсеннәр, горурлансыннар! 

Фотолар 24  августка  кадәр безнең ВК төркемендәге  "Без бит авыл кызлары" дип исемләнгән папкага юллагыз.  Бәйгегә җибәргән фото янына катнашучының тулы исем-фамилиясен, яшәгән урынын күрсәтү мәҗбүри! Алар күрсәтелмәсә,  бәйгене оештыручылар фото җыйган лаекларны исәпкә алмау хокукына ия! Һәм, гадәттәгечә, безнең “Актаныш-информ” төркеменә язылган булу иң мөһим шарт! 

Без башлыйбыз! Син дә кушыл!

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев