Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җиңүчебез билгеле

Ана - нинди бөек исем!

02 декабря 2020, 16:52

"Ана - нинди бөек исем!

Нәрсә җитә АНА булуга.

Хатын-кызнын бөтен матурлыгы,

Бөтен курке-АНА булуда!"

(Х.Такташ)

 

Хатын-кызны бөек итә торган ин куркам,матур сыйфат,чыннан да,ана булудадыр.Ана очен дөньяда балалар дан кадерле,ә бала өчен анадан да изге кеше бар микән? Элек электән ук, әдиплэребез аналарнын дингездәй тирән, офыклардай кин,чык бөртегедәй саф кунелле, тынгы белмәс олы җанлы кешеләрнен балаларына бетмәс- төкәнмәс олы мэхэббәтле булулары турында дастаннар, җырлар иҗат иткәннәр. Аналар узләренен йөрәк җылысын,бөтен яхшылыгын,игелеген балаларына бирергә омтылалар.

 

Ана яши җирдә бала өчен,

Гомер буе булып терәге.

Аккан суга, янган утка керә,

Бала өчен тибә йөрәге.

Бер минут та истән чыгармый ул,

Гомер биргән сөю җимешен.

Җаны белән тоеп яши

Ана Баласының йөрәк тибешен

Кемгә ничектер,минем өчен әнием сердәш тә,якын кинәшче дә, чын дус та,таяныч та. Минем әнием Гарипова Әнудэ Касыйм кызы,1960 елнын гыйнварендэ Актаныш районы Шәбез авылында дөньяга килә.Башлангыч белемне ул туган авылында алган. Аннары укуын Чалманарат сигезьеллык мәктәбендә дэвам иткэн. Урта белемне узлэреннэн җиде чакрым ераклытагы Татар Суыксуы урта мэктэбендэ алган.

Әнием мэктэптэ укыган вакытта торле җэмэгать эшлэрендэ актив катнашкан. Дружина советы председателе булган.Аеруча спорт ярышларын яраткан. Кечкенэдэн ук балаларны яратканга курэ,ул 1980 елны КГПИ гэ укырга кергэн, аны 1986 нчы елны тэмамлап. Узеннен туган ягына кайта. Ул Татар Суыксуы урта мэктэбендэ татар теле хэм эдэбиятен укыта. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрэтэ. Чөнки күңеле матур кеше, ямьсез гамәлләр кыла алмый.

Балалар белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Ул укыткан укучылар төрле конкурсларда, ел саен үткәрелә торган олимпиадаларда призлы урыннарны яулыйлар. Бүгенгесе көндә әнием - лаеклы ялда.

Мин эниемнен олы җанлы ,ягымлы булуы ,чисталыгы,унганлыгы белэн чиксез горурланам.Әнием- минем өчен мэнгелек маяк ул. Кадерле эниемэ хэр аткан тан бары тик бэхет ,куп шатлыклар ,сэламэтлек,кагысыз -хэсрэтсез тормыш алып килсен. Әтием белэн бергэлэп,без унышларыбызны гына ишетеп ,тигез,тыныч тормыш кичерергэ язсын аларга.

Галерея

Нет комментариев