Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җиңүчебез билгеле

Гаянова Азалия "Әниемә тиңнәр юк!"

26 ноября 2020, 14:30

Әни! Нинди матур, тирән мәгънәле суз! Һәрбер кешегә үз әнисе иң яхшысы, иң чибәре. Аллага шөкер, минем дә газиз әнием бар. Нинди бәхет бит ул “Әни” диеп дәшүе! Аның назлы карашы, йомшак куллары, безгә булган мәхәббәте әйтеп бетергесез кадерле, бик кирәкле. Әнием елмайганда ул үзе дә, дөнья да тагы да матурая. Шуңа күрә без аны борчымаска, киресенчә, сөендереп кенә торырга тырышабыз. Мин инде, апа кеше буларак, энемне карашам, әнигә аш-су әзерләгәндә ярдәм итәм, өйне җыештырам, гөлләр үстерәм. Әнием белән бергә әзерләгән ризыклар шундый тәмле була, әтием мактап туя алмый. Гаиләбез белән җыелып, кичке аш ашагач, әти-әни куенында иркәләнергә яратабыз. Әниемнең чәчтән сыпырулары, бәпләп сөюләре күңелгә рәхәтлек бирә. Яшермим, әниемнең усаллыгы да бар. Кирәк вакытта ачулана да белә. Ул безгә бик сирәк телевизор карата, ә телефонны кулга тоттырмый да. “Башыгыз эшләмиячәк, күзләрегез күрми башлаячак”,-ди ул безгә. Мин аңлыйм, әнием безнең өчен борчыла, сәламәтлелегебезне, киләчәгебезне кайгырта. Әнием минем күпкырлы талант иясе дә әле. Әниемнең тынгысызлыгын күреп, мин кайчак уйга калам: ничек шулай барсына да җитешә ул?! Безне тәрбияли, төрле конкурсларда безне катнаштырып, җиңсеннәр дип бөтен көчен куя,шигырләр яза, сәхнәдә уйный, кешеләргә ярдәм итә һәм тагын-тагын бик күп эшләр! Кыскасы, минем әнием бар яктан да уңган-булган кеше. Мин аның белән, чын мәгънәсендә, горурланам! Киләчәктә аның йөзенә кызыллык китермичә, өметләрен аклармын дип ышанам. Әниебездән үрнәк алып, аның горурлыгы булырга тырышырбыз. Мин әниемне бик яратам һәм хөрмәт итәм! Шундый хәстәрлекле әнием булганга аның әнисе Людия әбиемә дә рәхмәтлемен! Җир йөзендәге барлык әниләрне дә күркәм бәйрәмнәре белән котлыйм! Һәрбер баланың да “Әни” диеп дәшәр кешесе булсын, гомере буе ана назын тоярга язсын дигән теләктә калам.

Галерея

Комментарии

  • аватар

    Разин Гаянов

    0

    0

    ❤️

    • аватар

      Фандалия Гаянова

      0

      0

      Молодец, кызым! Унышлар! ?

      • аватар

        Эльвира20.10.1992

        0

        0

        ???