Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җиңүчебез билгеле

Иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи зат

27 ноября 2020, 17:29

Иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи зат.

 

Кемнәр әйтә ала тагын безгә,

Әнкәебез кебек "кызым" диеп?!

Кемнәр карый ала тагын безгә,

Әнкәй карагандай сөеп-сөеп?

"Кызым...кызым".

Үз әнкәең кебек

Кемнәр генә безне аңлый ала?

Бар ялгышың, барлык хатаң белән Сөя.

Гафу итә.Санлый ала.

"Кызым!Балам!Бәбекәем!",- диеп,

Өзгәләнгән бармы җирдә тагы?

Шул "Кызым!"ны ишетәлгән көннәр-

Гомерләрнең иң бәхетле чагы.

 

Әйе, Ф.Дәүләтгәрәеваның шушы шигъри юллары белән бик тә килешәм мин.Әни! Әнием! Әнкәем! Нинди кадерле һәм якын кеше... Бишектә яткан чакта ук без аның ягымлы йөзен күреп елмайганбыз, бишек җырларын тыңлап татлы йокыга талганбыз. Инде үсеп, үзебез әни булсак та, алар өчен без һаман шул сабый бала булып кала бирәбез. Әниләрдән дә сабыр, әниләрдән дә гадел һәм кайгыртучан кеше юктыр җир йөзендә. Әнкәйләр җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи зат. Минем әниемнең исеме Глүдә. Мин аны бик тә яратам һәм хөрмәт итәм. Әнием гомеренең күп өлешен сату өлкәсенә багышлаган. Хәзерге көндә ул лаеклы ялда. Тәмле ризыклар пешереп, бакча тулы матур гөл-чәчкәләр үстереп тормышыбызны ямьгә күмүче ул. Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан әниемне һәм барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйм. Корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, ак бәхетләр, тыныч көннәр телим.

 

Гөлназ Зарипова

Нет комментариев