Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җиңүчебез билгеле

Әни. Нинди зур исем!

27 ноября 2020, 17:03

Әни. Нинди зур исем!

 

Ана мэхэббэтен тинләп булмый,

Җир йөзендэ бөтен байлыкка.

Эчкерсез hэм иң чын сөю белән,

Тик аналар гына ярата...

Ана мэхэббэте - көчле сөю,

Ана мэхэббэте - саф, чиста.

Йөрэген дә алып бирер булып,

Тик аналар гына ярата!

 

Әни – җирдә минем өчен иң газиз, якын кеше. Ул мине якты доньяга тудырган минем беренче елмаюымны, беренче әйткән сүзләремне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүемне күреп шатланган. Ин элек ул мине туган телебезне, гаиләмне, туганнарымны яратырга өйрәткән. Мин үземнең тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Әни – дөньябызның яме, шатлыгы ул. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем ”әннә”, “әни” сүзе белән ачылган. Әнием минем бик чибэр, сабыр холыклы, тыйнак кеше. Әниемнең исеме Алсу. Бу исем чын татар исеме. Ул: “Алсу йөзле” дигәнне аңлата. Исеме - жисеменә бик тә туры килә. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Әнием бик оста ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан тәмлерәк ризык юктыр. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Бугенге уку еллары ничек кенэ авыр булмасын, ул мине тырыштыра, укуга өндәп кенә тора. Хэзерге вакытта бик актуаль булып, дистанцион укулар булды. Дистанцион уку бик жинелдән бирелмәсәдә, жинеп чыктык! Менэ шул чакларда, мин эниемнен, аеруча нык ярдэмен сиздем. Ул вакытларда энием математик та, филолог та, историк та булды. Әнием миңа дәресләремне эшләргә, узе укытучы буларак, hэрвакытта да булыша: аңламаган сорауларыма гел сабыр гына җавап бирә. Әнием! Мин сине шундый якты йөзле, киң күңелле, тәмле куллы, шәфкатьле булуың өчен яратам, синең белән горурланам. Тормышта тик таянычын гына булырмын.

 

Мина гөмер биргэн очен,

Кадерлэп устергэн очен,

Назлы карашлары ечен,

Пешергэн ашлары ечен,

Йөрэк жылылары ечен,

Шэфкатьле куллары ечен,

Барсы, барсы, барсы өчен

Рэхмэт сиңа, сөенечем.

 

 

Актаныш №1 нче мэктэбе 7 «а» сыйныф укучысы Закиева Зарина Ильназовна.

Нет комментариев