Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җиңүчебез билгеле

Әнием кадерлем

27 ноября 2020, 17:24

Әнием кадерлем

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Бу шигырь нәкъ минем әнием турында. Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле ул минем әнием. Авырлыкларны күп күрсә дә, бирешмичә елмаеп яши. Ул, үз канаты астына сыендырган 7 баласына, кадерле әни. Әниемнең исеме Раилә. Әнием бик уңган, бар эшкә дә өлгерә. Безне һәрвакыт тәмле ашлар белән сыйлый. Бакчада эшләргә, безне мәктәпкә йөртергә, хуҗалыктагы эшләрне карарга да җитешә. Мин аның нәни ярдәмчесе, 2 кечерәк энемне карашучы. Әнием матур итеп безнең туган көннәребезне үткәрә. Бәйрәмнәрдә безгә тәмле күчтәнәчләр алып кайта. Әнием безнең өйдәге “укытучы”. Ул бик таләпчән кеше. Әни өчебезгә дә дәрес әзерләргә ярдәм итә, безнең белән китаплар укый. Әнием иң ягымлы, иң оста, иң кадерле кеше минем өчен. Аны Әниләр көне белән котлыйм! Мин әниемне бик яратам. Аңа сәламәтлек, озын гомер телим!

 

Борханова Ләйсән, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы

Нет комментариев