Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җиңүчебез билгеле

Резеда Саетова

28 ноября 2020, 16:34

"Иң кадерле кешем-Әнием!" Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешем-Әнием! Барыр юлымны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшым ул минем. Минем өчен әнием дөньядагы иң матур, әйбәт, сабыр,тыйнак кеше. Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга да өлгерә! Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Дөньяда аның ризыгыннан иң тәмлесе юктыр. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Син булган җирдә ризык бар, җылы бар. Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәм, олыгайган көнендә терәге булырмын. Әнием бәйрәм белән сине!

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт кадерле газиз балам ,мин сезне яратам

    • аватар Без имени

      0

      0

      ??