Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН: “Актаныш-информ” сайты балаларны “Могҗизаны – үз кулларым белән!” фотобәйгесенә чакыра

24 октября 2019, 22:07

3508

0

0

Начало конкурса: 24 октября 2019

Ни өчен якынлашып килүче Әниләр көне алдыннан балалар арасында фотобәйге игълан иттек дип уйлыйсыз? Чөнки әниләр өчен иң зур бүләк – аларның нарасыйлары йөзендәге шат елмаю. Һәм тагын бер сәбәбе: бәйгедә җиңгән баланы без үзебезгә нәкъ менә әнисе белән бергә дәшәчәкбез!

Фотобәйгегә 5 яшьтән 15 яшькәчә балаларның кул эшләнмәләрен чагылдырган фотосурәтләр кабул ителә.


Шартлары:
1.Табигый материал, бакчада үскән яшелчә-җимешләрне кулланып ясалган эшләнмәләрегезне кулыгызга тотып фотога төшегез һәм сурәтне безгә юллагыз.
2.Фотога кызыклы исем дә уйлап табыгыз! Бу шартның үтәлеше дә игътибарга алыначак.
3.Баланың исем-фамилиясен, яшен, торган җирен, бакча яисә мәктәп исемен күрсәтү мәҗбүри.


4. Фотобәйге турында яңалыклар, катнашучылар турында мәгълүмат Вконтактедагы "Актаныш-информ" төркемендә һәм рәсми сайтта яктыртылып барачак. Шуңа күрә бу төркем яңалыкларына язылырга кирәк булачак.


Бәйгегә Вконтакте төркемебездә булдырылган "Могҗизаны - үз кулларым белән!" альбомына юлланган фотолар гына кабул ителә.


Иң шәп фото авторы үзенең эшләнмәсе белән "Актаныш таңнары" газетасы битендә урын алачак. Сайтта тавыш бирү (лайклар) буенча беренче унлыкка кергән фото җиңүчеләре электрон варианттагы дипломнарга ия булачак.


Фотолар кабул итү бүгеннән 20 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Әниләр көненә кадәр игълан ителәчәк.

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса