Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

"АГЫЙДЕЛ" АНСАМБЛЕ - 2 ЮБИЛЕЕН КАРШЫ АЛА: Яңа максатлар белән алга бара!(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүгенге бәйрәм алды кичендә Актанышның "Агыйдел" филармониясенең тамашалар залында хәтта ки "алма төшәрлек урын юк иде". Биредә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерт программасы үтте. Аның барышында безнең иҗади төркем дә эшчәнлеген алып барды. Район башлыгы Энгель Фәттахов әйтмешли "Агыйдел" - Актанышыбызның йөзек кашы!". Хактан да шулай ул.

 "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән концерт буыннар чылбыры бәйләнешенең ачык дәлиле булды. Сәхнә ветераннары белән яшьләр - дан-шөһрәтле "Ак инеш"ләр дә үзләренең чыгышлары белән райондашлар һәм кунаклар күңелен яулады.

Мәркәзебез Казан шәһәреннән күренекле якташларыбыз, матур һәм үрнәкле гаилә Азат Нургалиев һәм җәмәгате Кәдрия Идрисова да кайткан иделәр. Азат Нургалиев - Актаныш җирлегенең мәдәният һәм әлбәттә, "Агыйдел" ветераны буларак үзенең җыр-моңнарын райондашларга бүләк итте.

Тамаша ахырында Сәрия ханым Фәттаховага һәм Кәдрия Рәес кызына күркәм гөлләмәләре тапшырылды, ансамбль, сәнгать өлкәсендәге гаиләләренең активлыгы, тырышлыклары билгеләнде. Хәзер инде, маяклар билгеләп "Агыйдел"нең "дәүләт" статусына ия булуына 10 һәм оешуына 55 еллык юбилейларны бәйрәм итү, халыкны яңа кызыклы программа белән сөендерүгә эшкә керешелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш яңалыклары Мәдәният Сәнгать Актаныш хәбәрләре #Район сулышы Юлай Низаев Агыйдел Актаныш сулышы Җыр Бию Ансамбль Татар-информ Интертат Татарлар Бөтендөнья татарлар конгрессы