Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Авыл җыеннарының чираттагысы район башлыгы катнашында Уразай җирлегендә узды

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Район башлыгы Ленар Зарипов катнашында аның чираттагысы, биш авылны берләштергән Уразай җирлегендә узды.

          Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова 2022 елда башкарылган эшләргә хисап ясады, киләсе елга максат-бурычлар билгеләде.

         Уразай җирлегендә 854 кеше яши. Аларның күбесе, якын булгангамы, район үзәгенең төрле оешмаларында хезмәт куя. Бөтенләй читтә эшләп йөрүчеләр дә бар - алар 100 гә якын. 60 тан артык кеше исә "Нур" хуҗалыгында хезмәттә.

Биредә уртача хезмәт хакы 32 493 сум тәшкил итә. "Алдагы елларда әлеге күрсәткечне 35-40 мең сумга җиткерергә планлаштырабыз. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар" ди хуҗалык рәисе Дәниф Харисов. 
             Район башлыгы Ленар Зарипов җыен барышында халыктан кергән сорау-мөрәҗәгатьләрне җавапсыз калдырмабыз дип искәртте. 

Реклама

            Җыенда җирлек эшчәнлегендә актив катнашкан авылдашларга хөрмәтләп бүләкләр тапшырылды.

Актаныш районы хакимияте мәгълүмат үзәге материаллары нигезендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев