Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Гөлназ Асаева оятка калган: Ни булды икән моңлы сандугачыбызга?

Җырчы Гөлназ Асаева виртуаль дусларына үзләре белән булган оят хәл турында сөйләгән.

Шәхси клиникада анализлар тапшырганнан соң, Гөлназ белән ире медицина оешмасыннан акча түләмичә генә чыгып киткәннәр. Онытканнар! 

«Кердек, теркәлү бүлегендә үзебез турында мәгълүмат бирдек. Безгә анализны кайда, ничек бирәсен аңлаттылар. Акчаны, гадәттә, анализларны тапшыргач кына түли торган идек. Нәрсә уйлыйсыз? Без анализлар өчен түләмичә кайтып киткәнбез. Шалтыратып, карталарына акча күчерүебезне сорадылар. Гафулар үтендем дә, Вильданга аларның карта номерларын җибәрдем. Нәтиҗәдә, Вильдан тагын оныткан! Ә мин исә „Вильдан түли“ дип тынычлап йөрим. Чәчләремә кадәр үрә баскандыр, шулхәтле оят булды», — дип бүлешкән ул.

Чыганак: «Интертат».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев