Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Мал-баш саны булмаса, сөт тә юк

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы июнь  аена нәтиҗә ясап, бу өлкәдәге югалту-табышларны барлады. 

Гадәттәгечә, көн кадагында район хуҗалыкларында асралучы терлекләрнең мал-баш санын арттыру мәсьәләсе каралды. Билгеле, бүген инде районны булган терлек кенә канәгатьләндерми. Канәгатьләндерергә тиеш тә түгел. Сөт җитештерү буенча Актаныш үз алдына шактый югары максат куйды: тәүлеклек савым күләмен  250 тонна  итеп саклап калу. Сөт бирерлек сыерың булмаса, аны ничек саклап калырбыз икән соң? 

Бу уңайдан район башлыгы Энгель Нәвап улы хуҗалык җитәкчеләренә терлекнең мал-баш санын арттыру бурычын йөкли. Соңгы биш елда бу юнәлештә тотып мактарлык нәтиҗәләребез булмау да, билгеле, бу эшкә ярыйсы ук аяк чалган. Әмма хәлне бүген үз көчебез белән төзәтү мөмкинлеге бар бит – файдаланып калсак иде! 

Хуҗалыкларда бүген 34 684 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда саннар кимүдә  - югалту 166 башка тәңгәл. 

Чара барышында терлекчелекнең һәр юнәлешенә тәфсилле анализ ясалды. Бу өлкәдә кеше факторының мөһимлеге тагын бер кат искәртелде. 

Ай нәтиҗәләре буенча исә лаеклы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр район башлыгың акчалата  премияләренә ия булды. Бу юлы алгарыш символы булган ат “Әнәк” агрофирмасына юл алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев