Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Такталачыктан иң күп сөт тапшыручы гаилә

Февраль аенда 5617 литр сөт сатты алар

Иң күп сөт тапшырган шәхси хуҗалыкта – Такталачык авылыннан Ильяс һәм Зөлфия Шәемовлар утарында бүген 24 баш савым сыеры асрала. Февраль аенда 5617 литр сөт сатты алар. Бу – районда икенче күрсәткеч. 23 сумнан исәп-хисап ясалган. Гаилә бюджетына зур ярдәм инде бу. Үзләре дә шулай уйлый: “Хезмәт хакына гына яшәү авыр”, – диләр, икесе бер сүздә булып.

Югыйсә, хезмәт урыннары да юк түгел. Ильяс – “Таң” хуҗалыгында баш зоотехник, Зөлфия – башлангыч сыйныф укытучысы. 23 еллык педагогик стажы бар. Ләкин икесен дә тигез тартып барырга көч-куәт табалар, шуңа омтылалар.

– Иртәнге сәгать дүрттә торабыз, кич унбердә генә йокларга ятабыз. Туктап торган юк. Айлык 120 мең сум керем алабыз. Табышын күргәч, авырлыгы да онытылып тора. Башлангычы авыр иде, хәзер дә җиңел түгел. Бертуктаусыз эшләргә дә эшләргә кирәк, –  диләр Шәемовлар.

Бүген бер сыерга уртача көнлек 10-12 литр сөт савыла. Еллык савым 83 мең литр тәшкил итә. Ит токымлы үгез бозаулары да бар.

Тормышларында үзгәреш 2004 елда башлана. “Таң” хуҗалыгы сыер-тана белән ярдәм итә. 2015 елда торак салу өчен дәүләттән 200 мең сум күләмендә акчалата субсидия бирелгән. 27 гектар пай җирендә, болынлыкта печән әзерләп көн күрәләр. 2009 елда алган МТЗ-82 тракторы кул көчен киметергә булышкан. Т-40 тракторы да, иске дип, тик тормый. Анысы 1997 елда сатып алынган, әле дә төзек хәлдә. 

27 гектар печәнлек җире бар. Ике бертуган бергәләп эшли анда. Илһам абыйсы – хуҗалыкта ферма мөдире. Печәнне уртакка чабалар, җыялар. Бу – туганнарының пай җире, аларга да өлеш чыгаргач, ишле терлек асрарга аз кала. Мал санын арттыру азыкны да күп әзерләүне сорый. Тагын 30-40 гектар җир алып, сенаж салырга планлаштыралар. Суыткыч җайланма, сөтүткәргеч юнәтергә исәплиләр.

Бу язманы тулысынча "Актаныш - таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев