Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Тамыр”да семинар

Техника күп һәм барысы да сафта, язгы кыр эшләренә әзер

undefined

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында гамәли киңәшмә 26 март көнне “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә узды. Анда машина-трактор паркы, техниканың чәчүгә әзерлеге, амбарда орлык саклауның торышы һәм терлекчелек тармагы карап чыгылды.

Техника күп һәм барысы да сафта, язгы кыр эшләренә әзер. Семинарда шундый нәтиҗә ясалды. 

– Авыл хуҗалыгы машиналары яңа елга кадәр ремонтланып бетте. Чәчкеч, культиватор, тырмалар да ел ахырында ук сафка баскан иде. Техника буенча проблема килеп чыкмавына ышанабыз. Кадрлар мәсьәләсе буенча сөйләшүләр бара. Актаныш технологиясендә белем алучы 10 укучы ярдәмгә килде, практиканы бездә үтәләр, – диде хуҗалык җитәкчесе Илъяс Мирзаянов.

Техник карауга 36 трактор, 20гә якын тагылма корал сафка тезелгән, автомашиналары төзек. Яңартып торыла: соңгы 10 елда 11 трактор алынган. Техниканы саклау буенча үзенчәлеге шунда: 7 чылбырлы трактор әле дә хезмәттә. Язгы кыр эшләрен иртә башлауга зур ярдәм бу. 

“Тамыр” хуҗалыгы амбарында борчак орлыгы кызыксыну уятты. Ульяновскида чыккан элита сортлы борчакның өстенлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Рәфит Мирзаһитов таныштырды. “Чәчү нормасы белән дә отышлы. Сату өчен борчак “Тамыр” хуҗалыгы борчакны орлыкка сату белән ныклап шөгыльләнә”, – диде.

Гамәли киңәшмә фермада дәвам итте. 20 көнлек-2 айлык бозаулар торагын карадылар, тәртип. Яшь маллар биредә 3 айлыкка җиткерелеп, Яңа Җияштән Яңа Богады фермасына күчерелә.

“Игенчелектә тәртип, терлекчелекне дә җитди торгызып бетерергә кирәк”, – дип киңәш итте район башлыгы Энгель Фәттахов. 

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев