Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләре старт алды

23 мартта “Саф” хуҗалыгы басу-кырларында хәрәкәт башланып китте

Минераль ашлама белән тукландыруга иң иртә язда ук керештеләр. Туфрак җилләп беткәнче башкарасы бу эшне ашыктырырга кирәклеген аңлап, 23 мартта “Саф” хуҗалыгы басу-кырларында да хәрәкәт башланып китте. Шушы көнне безгә дә хуҗалыкның язгы кыр эшләрен күреп кайтырга туры килде.

Март аеның суык җиле тагын да салкынрак, көчлерәк тоела. Ләкин авыл игенчесе өчен, өстән явып тормаса, искән җилләр генә бернинди дә комаучаулык тудырмый. Көзге культураларны тукландыру да зур дәрт, ышаныч белән башланып китте.

“Саф” җәмгыятендә көзге культураларны тукландыру механизатор Разил Гыйздәтуллинга йөкләнгән. Ул бу хуҗалыкта узган көздә генә эшли башлаган. Көзге кыр эшләрендә ышанычны аклаган. Хәзер МТЗ-1221 тракторы белән ашлама чәчүдә катнаша. Шушы бер агрегат басу уртасында аммиак селитрасы сибә иде. Разилне 44 гектар мәйдан биләгән көзге бодай чәчелгән җирдә очраттык. Беренче чирканчык алган мизгелләре белән уртаклаштык.

Язманы тулысынча Газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев