Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УК: Актанышның 4 хуҗалыгы быелгы урып-җыю кампаниясенә нокта куйды (ИСЕМЛЕК)

Алар район җитәкчеле тарафыннан куелган бурычны үтәп чыгып, күпләргә матур үрнәк күрсәтте.

Соңгы көннәрдә һава торышының уңай торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә басудагы эшләрнең шактый өлешен башкарырга мөмкинлек бирде. 

31 августка Актаныш районында барган урып-җыю кампаниясе лидерлары – “Чишмә” агрофирмасы, “Чишмә”, “Тамыр”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар финиш сызыгын үтте. 

Август башында районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов хуҗалыклар алдына  быелгы урып-җыюны  1 сентябрьгә төгәлләргә дигән бурыч куйган иде. Югарыда телгә алынган алдынгылар әлеге бурычны үтәп чыгып, күпләргә матур үрнәк күрсәтте. 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Актаныш районы буенча урып-җыю эшләре 75%та төгәлләнгән. Көзге чәчүне дә район 53%та башкарган. Актаныш 10 сентябрьгә көзге чәчүне тулысынча тәмамлауга йөз тота. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев