Быелгы икмәк халыкка нинди бәядән тәкъдим ителәчәк?
24 форма киңәшмә барышында хуҗалык рәисләре район җитәкчелегенә шушы сорауны юллады.
Бу нисбәттән Э.Н. Фәттахов Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән дә фикер алышуын искәртеп, арпаның бер килограммын 7 сумнан, бодайны 7 сум 50 тиеннән сату тәкъдимен кертте.
Сүз уңаеннан, район җитәкчесе быелгы урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләргә дигән бурыч куя. “Сентябрьгә калган уборка уборка түгел инде ул”, - дип искәртте Энгель Нәвап улы.
Нет комментариев