Иске Кормаш җирлегендә үзарасалым акчасына башкарылучы эшләр дәвам итә. Кичә Яңа Балтач авылы халкы өмәгә чыгып, ташландык ихатаның коймасын тотты.
Авыл өчен кирәкле эшләрне бергәләп башкару, өмәләргә чыгып, туган җиреңә үз өлешеңне кертү — зур ихтирамга лаек күркәм гамәл. Бу изге эштә катнашкан һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең зур рәхмәтләре ирешсен. Кылган игелекләре Ходай тарафыннан әҗер-савап булып, үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Яңа Балтач авылы халкының бердәмлеге аеруча сокландыра. Бүген авылдашлар үз көчләре белән авылның күрке булачак мәчетне зур тырышлык куеп сафка бастыралар. Яз көне ике көн дәвамында каптаж чишмәләрен һәм сулыкны комнан чистартып, төзекләндереп куйдылар. Ел дәвамында зиратны карап, чистартып торалар.
Өмәләргә читтә, хәтта еракларда яшәүче авылдашларның да махсус кайтып катнашуы — аеруча сөенечле күренеш. Димәк, туган авылга, аның язмышына битараф булмаган кешеләр күп. Бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү булганда, авыл өчен бик күп файдалы эшләр башкарырга мөмкин.

Бу эшләрне оештыруда, авыл халкын бердәмлеккә өндәп, һәр башлангычны башлап йөрүче авыл имамы Илфак Галимҗан улы Рәшитовка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Кайсы вакытта мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмгә килергә әзер, киңәшләрен бирә, һәр эштә авылдашларны туплап, эшне оештырып йөри, – ди Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева.
Изге күңелле, туган авылына файда китерергә омтылган һәркемгә рәхмәт! Яңа Балтачтагы мондый бердәмлек һәм игелекле гамәлләр башка авылларга да үрнәк булсын.
Нет комментариев