Актаныш районында үткән сайлауларда өлкән яшьтәге сайлаучылар актив катнашты. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда урнашкан 619 нчы сайлау участогына иртән иртүк, тавыш бирү башлануга, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хатыны Гөлнар ханым белән бергә килде. Биредә алар хезмәт һәм тормыш юлы белән райондашларына үрнәк булган Габбасовлар гаиләсе бергә сайлады.
1936 елда туган Әхнәф абый Габбасов сайлауларның элек-электән халык өчен бәйрәм рухында үтүен искә алды.
«Бездә сайлау элек-электән бәйрәмчә була торган иде, бүген дә бәйрәмчә. Яшьтән хәтерлим: авылда атлар җигәләр, чаналарга, арбаларга утырып, сайлауга бара торган идек. Сайланган депутатларыбыз үз фикерләре, киңәшләре белән дәүләтебез файдасына уңай өлешләрен кертсеннәр — теләк шул», — диде ул.
Әхнәф абый — милиция ветераны. Армия хезмәтеннән кайткач, гомеренең 28 елга якын вакытын җәмәгать тәртибен саклауга багышлый. 1963 елның октябрендә милиция хезмәтенә килә. Районнарны эреләндерү чорында Минзәләгә йөреп, юлсызлык һәм башка авыр шартларда хезмәт итә. Старшина вазифасында эчке эшләр хезмәткәрләрен тәэмин итү һәм тәртип саклау эшләрен башкара.
Милиция хезмәтеннән киткәч тә, Әхнәф абый ялга ашыкмый. Район башкарма комитетында гражданнар оборонасы җитәкчесе булып дүрт ел, аннан соң комендант вазифасында тагын дүрт ел эшли. Шулай итеп, район тормышына барлыгы сигез ел хезмәтен багышлый.
Әхнәф абыйның хәләл җефете Фәридә апа да сайлау участогына күтәренке кәеф белән килгән.
Ул 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Меңнәр авылындагы клубта эшли башлый. 1965 елдан Актаныш районы башкарма комитетының мәдәният бүлегендә 25 ел дәвамында инспектор вазифасын башкара. Пенсиягә чыккач та, Фәридә апаны хезмәттәшләре онытмый — аны район мәдәният йортына эшкә чакыралар.
Фәридә апаның район мәдәнияте белән бәйле хатирәләре бик күп.
«Театрда да уйнадык, концертлар белән дә, агитбригада белән дә йөрдек. Актаныш районында бармаган авылым калмады, белмәгән җирем юк. Кая гына керсәм дә, таныйлар, беләләр. Урамда күрсәләр, кочаклап алалар. Аллага шөкер», — дип елмаеп искә алды ул.
Габбасовлар гаиләсенең тормыш юлы — хезмәткә тугрылык, җаваплылык һәм туган районга хезмәт итү үрнәге. Алар кебек өлкән буын вәкилләренең сайлау көнендә гражданлык позицияләрен белдерүе яшьләр өчен дә күркәм үрнәк булып тора.
Нет комментариев