м Якташыбыз Рәдис Хашимов автокросс буенча чираттагы зур уңышка иреште. Новокузнецк шәһәрендә узган автокросс буенча Россия Кубогы ярышларында ул мәртәбәле икенче урынны яулады.
Рәдис Хашимов — автокросс буенча Россия чемпионы. Әлеге нәтиҗә дә аның спорттагы осталыгын һәм зур ярышларда үзен ышанычлы күрсәтә алуын тагын бер кат дәлилли.
Россия Кубогында призлы урын яулау — зур хезмәт нәтиҗәсе. Трассадагы һәр ярыш спортчыдан осталык, тизлек, төгәллек һәм ныклык таләп итә.
Рәдиснең чираттагы уңышы туган җирдә дә горурлык белән кабул ителә. Якташыбызны әлеге нәтиҗәсе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
Нет комментариев