Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Җиләк уңышын арттырыйм дисәк...

Иң беренче эш итеп кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз.

               Җиләк аралары киңрәк икән, көрәк очы белән генә казып чыгарга да була. Шуннан соң әйбәтләп су сибәбез, сугарабыз.

          Сибү өчен эремәне болай әзерлибез:  0,5 чәй калагы бор кислотасын кайнар суда эретәбез дә 10 литрлы чиләктәге  суга салабыз. Ярты чәй калагыннан аз гына кимрәк марганцовка,15 тамчы йод, 2 аш калагы нашатырь спирты өстибез.  Яхшылап болгаткач дымлы җиләк төпләренә 0,4 л салып чыгабыз. Бу эремә, тәҗрибәле бакчачылар әйтүенә караганда, җиләкнең уңышын бермә-бер арттыра. Шуның өстенә көл дә сипсәгез тагы да әйбәт.

             Иренмичә җиләкләребезне шул рәвешле тәрбияләсәк, викторияләргә ел буена берни дә сибәсе булмый.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев