Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Март аена һәвәскәр бакчачы киңәшләре

Март аенда да көтелмәгән салкыннар булачак әле. Бураннардан соң агач ботакларында урнашкан карны кагып төшерергә онытмагыз, дуслар!

                                    Аерым урыннарга аркылы кар көртләре салыныр, димәк, кар тотарга әзерләнегез. Җылы көннәрдә агач-куаклар арасындагы карны да таптап тыгызлый төшәргә кирәк булыр. Агач кәүсәләре төпләрендәге карны таптап тыгызларга, кар тоту чараларын күрергә кирәк.
Мартта аеруча җимеш агачларын сакларга киңәш ителә: чагу кояш нурлары кәүсәләргә зыян китерүе мөмкин. Ай башында февральдә башкарган кайсыбер эшләрне кабатларга туры киләчәк: атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.

                                    Март – бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе. Бу чорда аеруча җимеш агачларын сакларга киңәш ителә: чагу кояш нурлары кәүсәләргә зыян китерүе мөмкин.

                                    Ай башында февральдә башкарган кайсыбер эшләрне кабатларга туры киләчәк, атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.

Ай башында, әгәр кышка ябып-бәйләмәгән булсагыз, ботакларны һәм ботак төпләрен "Защита" аклагычы һәм ВС-511 "водоэмульсионкасы" белән агартыгыз.

                                    Ай ахырындарак, берәр болытлы көнне, кәүсәгә һәм ботакларга кимерүчеләргә каршы куелган бәйләвечләрне алыгыз. Айның өченче декадасында (җылы көнне) алмагач, груша һәм "яшел коймаларны" кискәләп, формалаштыра башларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев