Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Илшат Измайловның якты истәлегенә багышлап тактаташ куелды

Бүген ул яшәгән йортның тирә-юнендә район үзәге халкы, аны белгәннәр, хөрмәтләгәннәр җыелган иде. Алып баручы Алмазия Хаҗиева хәтер микрофонын Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыевага тапшырды.

                                     Алга таба районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, интернационалист каһарманнарыбыз хәрәкәте вәкилләре, яугир якташыбызның хатыны, улы сүз алды. Моңсу, Ватанпәрвәрлек рухындагы җырлар яңгырады.

                                     Ләйсән Фоат кызы – батыр якташыбыз хакындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, районыбызның интернационалистлар хәрәкәтендәге, курку белмәс ил улларына тирән рәхмәт белдерде.

Реклама

                                      Биредә Илшат абыйның әнисе дә бар иде. Күз яшьләре аша ул якты хәтирәләре белән уртаклашып китте. Илшат Гаскәр улы илебез чикләрен саклаучы гаскәрләрдә булган.
Тыныч тормышта да үрнәкле һәм кешелекле шәхес булган!

                                     Безнең тормыш - күз белән каш арасы... Әфганстан - исемең шигъри,  җирең - сихри... Ләкин хәрби конфликтлар барышында күпме кан түгелгән, күпме газиз әнкәйләрнең күз яшьләре буа-буарлык аккан. Хәер, районыбызда исән-имин кайткан яугирларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтелә. Үлгәннәргә дә, әлегесе көнгә районыбыз буенча 32 тактаташ яугир-интернационалистлар хөрмәтенә эленгән. Бу изге эш дәвамлы! Митинг күркәм оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Юлай Низаев Ил-көн хәбәрләре Татар-информ Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" Республика Татарстан Батырлар даны