Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген районыбызның курку белмәс егетләре- Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр очрашты (ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

     Иртәнге сәгатьләрдә үк Актаныш урамнарында Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) флагы беркетелгән автомобильләр узуына беркем дә гаҗәпләнмәгәндер.

                    Бүген Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) көне. Быел бу гаскәрләрнең оешуына – 92 ел. 

                    Елдан- ел хәрбиләребез-армия хезмәтен узган райондашларыбыз активлаша. Истәлекле көндә күмәкләшеп билгеләп үтү, солдат елларын үзара аралашып искә алу матур гамәл-традициягә әверелде. 


                   Һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр дә, әнә шулай, бер-берсе белән очрашып, хәрби хезмәт елларын сагынып искә алалар, десантник булулары белә чиксез горурланалар.

Районыбызда да бу дәрәҗәле гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-егетләр байтак. 

 

- Ватсап төркемендә 62 райондашыбызны тупладык. Бүгенге көн уңаеннан очрашырга кирәклеген әйткәч, җыенып Актанышның Җиңү паркына килдек. Биредә Һава десантында хезмәт иткәннәр истәлегенә 2020 нче елда һәйкәл куйдырган идек. Ел саен шушында җыелабыз,- диде Татар Суыксуы авылында яшәүче Рушат Гайнетдинов.

         

                  ВДВ – бик дәрәҗәле, элиталы гаскәр ул. Десантниклар армиядә дә, тыныч тормышта да теләсә нинди катлаулы хәлдән чыга беләләр, беркайчан югалып калмыйлар.

Шундый гыйбарәне ишеткәнегез бар микән: канатлы пехотаның бер сугышчысы йөз кешегә каршы көрәшә ала. Бу сүзләр десантникларның нинди көчле, курку белмәс икәнен күрсәтеп тора.

                      Һава десанты хәрбиләре үз гаскәрләренә хас булган зәңгәр беретттан, буй-буй сызыклы тельняшка-майкалардан. Кулларында кызыл канәферләр.  Һәйкәлгә веноклар куйганнан соң яшь десантчылар Россия һәм Һава десанты гаскәрләре флагларын күтәрде.

Десантчыларның райондагы җитәкчесе Айдар Фәсхиев нәкъ армия елларындагыча отряд белән идарә итте-командирга җавап бер-"Урра! Урра! Урра!"

 

                              Төрле елларда ил алдындагы изге бурычны намус белән үтәгән егетләр тыныч тормышта да сынатмыйлар-курку белмәс күңелләре чиста аларның. Районыбызның хезмәт тармакларында күркәм эшчәнлекләре белән танылганнар. Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров Краснодар өлкәсенең Новороссийск шәһәрендә хезмәт иткәндә 7 тапкыр парашюттан сикерә. Беренчесендә берни белмичә һавадан җиргә юл ярса, калганнарында үзен батырларча җиңеп максатына ирешә.

    - Парашюттан сикергәндәге халәтне сөйләп аңлатып булмый. Без десантчылар бу бәйрәмне көтеп алабыз. Елга бер килә торган көндә хәрби хезмәт елларын искә төшерәбез. 2008 елда армиядән кайтканнан соң бу бәйрәмне үткәреп килдек.  Соңгы елларда һәйкәл ачылгач, бар райондашлар белән күрешәбез,- диде Рафаэль һәм деснтчыларга саулык, исәнлек, хәзерге вакытта Украинада барган хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын теләде. 

                                    Җиңү паркындагы очрашудан соң десантчылар Иске Кормаш авылына юл тотты. Биредә алар десантчы дуслары Финус Бәдершәеховны искә алачаклар, зәңгәр беретлылар гаскәрендә Ватан алдында изге бурычын үтәгән якташыбыз яткан зиратка чәчәкләр салу бүгенге чараның планына кертелгән.  

Раил Харисов фотолары.

Әлеге язмабыз да десантчылар көне турында: Десантчы әнисе Гөлшат Кузьмина- Улым белән бик горурланам!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) көне