«Иң бәхетле кеше кем, дип сорасалар, әйтер идем сүзләремне гөлгә төреп: “Ул – Укытучы, елмайганда каршысында үзеннән дә оста шәкертләрен күреп”», – дип яза шагыйрә Лена Шагыйрьҗан.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова өчен бу сүзләрнең мәгънәсе үз укучыларының уңышларында чагыла. Аның педагогик хезмәте нәтиҗәләре арасында республика һәм халыкара олимпиадаларда җиңүләр, әдәби бәйгеләрдәге Гран-при бүләкләре, журналистика һәм фән өлкәсендә үз юлын тапкан яшьләр бар.

Сәләтле балалар белән эшләү – зур җаваплылык
Чулпан Шәрипова – Актанышның беренче санлы урта мәктәбен тәмамлаган авыл кызы. Киләчәген педагогика белән бәйләргә карар кылып, Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга керә. Югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаган яшь белгеч 2013 елның 1 сентябрендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Илнең төрле төбәкләреннән килеп белем алучы сәләтле балалар белән эшләү педагогтан тирән белем, эзләнү һәм зур җаваплылык таләп итә. Чулпан Рамил кызы өчен туган телгә мәхәббәт аның һөнәри эшчәнлегенең төп юнәлешенә әверелә. 2017 елда ул Бөтенроссия «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнаша. Ә 2021 елда Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе була. Укытучының профессиональ осталыгы укучыларның белем нәтиҗәләрендә дә күренә. Татар теле буенча белем сыйфаты 91 процент, әдәбияттан 95 процент тәшкил итә. Чулпан Шәрипова ел саен төп дәүләт имтиханының татар теле буенча предмет комиссиясе эксперты булып эшли. 2026 елда аның укучыларының татар теленнән төп дәүләт имтиханындагы уртача билгесе – «5». Шул ук елда Шакирова Лиана татар теленнән бердәм республика имтиханында 89 балл, Кирамова Зилә татар әдәбиятыннан 95 балл җыя. Соңгы өч елда укытучы республика олимпиадасының һәм татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың йомгаклау этапларында 60 җиңүче һәм призер әзерли. Бу нәтиҗәләр сәләтле балалар белән системалы эш алып барылуын күрсәтә.

Олимпиада җиңүләреннән әдәби иҗатка кадәр
Чулпан Шәрипованың укучылары арасында туган телне тирәнтен өйрәнү белән бергә әдәби иҗатка тартылган яшьләр дә күп. Шакирова Лиана дүртенче сыйныфтан бирле татар теленнән республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүләр яулый. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада дүрт ел рәттән җиңүче була. Ул Бөтенроссия «Илһам» яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе, Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби конкурсының Гран-при иясе дә. Лиананың уңышлары олимпиадалар белән генә чикләнми. Ул яшь шагыйрә һәм прозаик буларак та таныла. 2025 елда Алтайда узган туган телләр буенча төбәкара олимпиадада «Туган телне популярлаштыруы өчен» номинациясендә җиңү яулый. Казанда узган КФУның төбәкара предмет олимпиадасында беренче дәрәҗә дипломга лаек була, Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендә дә призлы урын ала. Энҗе Ильясова да татар әдәбиятына үз өлешен кертергә омтылган яшь иҗатчы. Ул Роберт Миңнуллин исемендәге премиягә лаек була, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә беренче урынны яулый, Гамил Авзал исемендәге «Яшьләр каләме» иҗат фестивалендә һәм Халыкара «Глаголица» конкурсында Гран-прига ия була. 2026 елда Бөтенроссия «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә дә Гран-при ала. Зәринә Газетдинова да яшь каләм ияләре арасында үз урынын таба. Ул 2025 елда «Яшь журналист» республика бәйгесендә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, 2026 елда «Илһам» бәйгесендә беренче урынны яулый. Гамил Авзал исемендәге «Яшьләр каләме» фестивалендә икенче урынга лаек була. Гүзәл Харисова һәм Резеда Шакирова да мөгаллимәнең кул астында канат ныгыткан сәләтле укучылар. Алар икесе дә Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия “Агыйдел” полилингваль олимпиадасында “Татар теле белгече” номинациясе җиңүчеләре һәм призерлары.
Укытучы тәрбияләгән яшьләрнең уңышлары әдәби иҗат белән генә чикләнми. Зиязетдинова Адилә «Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә Гран-при яулый. Гимназиянең «Ак җилкән» газетасында башланган иҗат юлы аны «Ялкын» журналына алып килә. Бүген Адилә татар журналистикасы өлкәсендә белем ала. Укучыларның фәнни конференцияләрдә, полилингваль олимпиадаларда, әдәби конкурсларда катнашуы татар теле һәм әдәбиятының төрле мөмкинлекләрен ача. Фәрдиева Алисә, Усманова Алинә һәм Адилә, Минһаҗева Нурзилә, Имамов Сирин башка укучыларның уңышлары педагогның сәләтле балалар белән эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен күрсәтә.

«Татар теле – хәзинәләр сандыгы»
Чулпан Шәрипова өчен татар телен укыту – олимпиадага әзерләү яки имтихан нәтиҗәләренә ирешү белән генә чикләнми. Ул туган телнең бүгенге хәле, балаларның телне үзләштерүе һәм киләчәктә татар дөньясын дәвам итәчәк яшьләр турында да уйлана. «Бүгенге заман татар теле укытучысын нәрсә борчый?» дигән язмасында педагог телнең милләт тормышындагы әһәмиятенә игътибар юнәлтә. «Татар теле ул – хәзинәләр сандыгы. Анда ата-бабаларыбыздан калган милли йолалар, гореф-гадәтләр, традицияләр, күп гасырлык бай әдәбият саклана», – дип яза ул. Укытучыны укучыларның гади татар сүзләрен дә белмәве, татар әдәбиятын һәм китапларын укырга теләмәүләре борчый. Аның фикеренчә, балаларның социаль челтәрләрдә вакытны күп үткәрүе, гаиләдә туган телгә тиешле игътибар бирелмәве һәм татар телен өйрәнүгә бүленгән сәгатьләрнең кыскаруы да бу мәсьәләгә йогынты ясый. Чулпан Рамил кызы туган телне өйрәнүдә сан күрсәткечләренә генә түгел, ә белемнең эчтәлегенә, укучыларның фикерләү сәләтенә һәм милли үзаң тәрбияләүгә игътибар бирергә кирәк дип саный. Аны тагын бер сорау борчый: бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кем алыштырыр? Педагог фикеренчә, туган телне дә, фәнне дә камил белгән, балаларны татар теленә тирәнтен өйрәтергә теләгән яшь белгечләрне әзерләү мөһим. Укытучыларның һөнәри үсешенә ярдәм итүче курслар, тәҗрибә уртаклашу чаралары да күбрәк булсын иде. «Татар дөньясына булачак лидерларны, иҗат дөньясында кайнаучыларны нәкъ менә без бирергә тиеш», – дип яза ул. Бу сүзләр педагогның үз эшенә карашын да чагылдыра: укучыларны белемле итү генә түгел, аларны иҗади шәхес итеп тәрбияләү дә мөһим.

Педагогика һәм фән бергә үрелә
Чулпан Шәрипованың һөнәри эшчәнлеге дәресләр һәм олимпиадалар белән генә чикләнми. Ул коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша, район һәм республика күләмендәге чараларда катнаша. 2024 елдан ул районның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясен җитәкли. 2013 елдан укучылар һәм педагогларның олимпиада һәм конкурс эшләрен тикшерүче муниципаль комиссия составында эшли. Мәктәп укытучылары өчен ачык дәресләр, мастер-класслар һәм класстан тыш чаралар үткәрә, район һәм республика киңәшмәләрендә чыгыш ясый. Педагогның фәнни кызыксынулары да бар. 2022–2025 елларда ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. Әдәбият белеме бүлегендә белем алганнан соң, 2026 елда «Хәзерге кече татар прозасының жанр табигате» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Аның хезмәте төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнә. 2021–2026 елларда татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен бирелә торган грант иясе була. 2023 елда «Татнефть» грантының «XXI гасыр укытучысы» номинациясендә җиңә. 2024 елда Татарстан Республикасының педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга бирелә торган премиягә лаек була.

Укытучы бәхете нәрсәдә?
Чулпан Шәрипова үзенең укучылары белән горурлана. Аның өчен аларның уңышлары – дипломнар һәм бүләкләр генә түгел, ә туган телгә тугрылыкның, әдәбиятка карата булган кызыксынуның һәм иҗади эзләнүнең дәвам итүе.
Ул Фәрдиева Алисә, Гарифуллина Руфинә, Зыязетдинова Адилә, Зарипова Алинә, Гәрәева Рәмилә, Гыйлметдинова Миләүшә, Вәлиева Мәдинә, Усманова Алинә, Усманова Адилә, Харисов Рүзәл, Шакирова Лиана, Кирамова Зилә, Минһаҗева Нурзилә кебек чыгарылыш укучыларын хөрмәт белән искә ала. Алар артыннан ныклы адымнар белән туган тел һәм әдәбият, иҗат мәйданына килүче Ильясова Энҗе, Газетдинова Зәринә, Шакирова Резеда, Харисова Гүзәл, Шагалиева Айсинә, Вәлиәхмәтова Аделина, Гафуров Тимур, Сафиуллин Әмир, Шәрипова Сөмбел, Шәйхәйдәрова Әдилә, Могтазирова Фәридә, Латыйпова Ясминә, Шагалиева Айзәдә кебек укучыларына да зур өметләр баглый. Укытучы өчен укучыларның еллар узгач та хәл белешүе, киңәш соравы, мәктәптә очрашканда елмаеп исәнләшүе, тормыш юлында үз урынын тапкач та остазын онытмавы аеруча кадерле. «Тәүлекнең төрле вакытларында кәрәзле телефон аша булса да укучыларың хәлеңне белсә, мәктәпкә барганда елмаеп кулын сузса, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм белем алучы чыгарылыш сыйныф укучыларың чәчәк гөлләмәләре белән сөендерсә, синнән үрнәк алып, киңәшләреңне тыңлап, зур тормыш юлына аяк басканда да сине исләренә төшерсә – бәхет шушы түгелмени?!» – ди Чулпан Шәрипова. Укытучының хезмәт юлы дәвам итә. Ә аның укучыларының уңышлары, туган телгә һәм әдәбиятка булган мәхәббәтләре педагогның иң зур горурлыгы булып кала.
Нет комментариев