Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Виталий Мандыкаев: Кайберәүләр «косить» итә башлады, бу бит-позор!

Махсус хәрби операциядән икенче тапкыр ялга кайтучылар арасында Мари Суыксуы егете Виталий Мандыкаев та бар.

 

Кыска вакытлы отпускасында Виталий йорт-җирен ныгытырга уйлап ремонт эшләрен башлап җибәргән. Аңа туганнары да теләп ярдәм итә. Олы абыйсы Алексей һәм аның улы белән йортларына янкорма төзеп яталар.

Нәкъ эшләренең кызган мәлендә безнең белән аралашырга да өлгерде ул.

Виталий Тимерхан улы илебезгә бик күп батырлар үстереп биргән Мари Суыксуы авылы егете. Безнең якта русы да, марие да теттереп татарча сөйләшә бит. Әңгәмәбез дә татар телендә барды. 

-Тегендә дә без- Актаныш егетләре үзара татарча сөйләшәбез. Марича аралашырга ротада өч мари егете бар. Шунда Минзәлә районы Калтак авылыннан килгән милләтәшем белән табыштык. Бергәләшеп күрешеп алгач күңелгә рәхәт, үз телең, үз туган ягың кешесе кәефне күтәрә, бертөрле мораль «поддержка» ул! Хәер, анда бөтен кеше дә бертигез. «Дедовщина» дигән әйбер юк,- дип хәрби тормышның бераз гына пәрдәсен ачты безгә Виталий.

Виталий Мандыкаев 1985 елда Мари Суыксуы авылында күпбалалы гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Чаллыдагы 47 нче училищеда укый, эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. 16 ел Чаллыда логистика үзәгендә эшли, ерак Себергә вахта хезмәтенә йөри. Училищены тәмамлагач, 2003 нче елда армия сафларына китә. Ике ел буена Төньяк Кавказда, таулар арасында илебез чикләрен саклый. Дары исен, сугыш очкынын беренче тапкыр күрүе дә шунда була.

-    2022 елның 28 сентябрендә миңа СВОга чакыру килде. Шунда ук җыенып хәрби комиссариатка бардым. Алайса, кайберәүләр «косить» итә башлады. Алай булмый бит инде. Бу бит- позор!- ди беренче отправкада ук махсус хәрби операциягә юл тоткан Виталий.

Башта ул Казандагы танк училищесы базасында өйрәнүләр уза. Соңыннан егетләрне Луганск өлкәсенә алып китәләр. Менә елдан артык мотопехотада хезмәт итә якташыбыз. 


Виталий бик кыска сүзле булып чыкты. Күбрәк сорауларга "Әйе«, я «Юк» дип җавап бирә. Шулай да ул Украинадагы халыкның безнең Россия солдатларына хөрмәт белән карауларын, Россиягә кушылып яшәргә теләүләре турында сөйләде. Чөнки Украина 2024 елдан бирле үз халкына каршы сугыш алып барган,- ди Виталий.

-Басуларда 2014 елдан бирле берни чәчелмәгән, урылмаган. Бары соңгы көннәрдә генә кырларны тәртипкә китерә башладылар. Табигать , көннәр аяз булса, матур, ә менә бер яңгыр ява башласа, туктамый ява да ява. Баштарак авыр булды, 7 ай буена мунча кермәдек. Блиндажда яттык. Хәзер ашау да тәртип белән китерелә башлады. Үзебез дә әзерлибез. Медикаментлар җитәрлек. Анысы гуманитар ярдәм белән килеп тора. Кибетләрдә бөтен нәрсә бар, кирәк икән сатып алабыз. Бераз кыйммәт, әмма алырга була,- ди сугышчы.

Гаилә башлыгының кайтуын хатыны Татьяна, кызлары- 14 яшьлек Настя, 6 яшьлек Елизавета көтеп алалар. Виталийны СВОга озаткач, якыннары шок хәлендә кала. Ярый әле туганнары юата Мандыкаеваларны, ярдәм итеп, рухларын күтәрерлек җылы сүзләре белән булышалар. Тик кече кызлары Лизаның «Нишләп безнең әти генә китте, кайчан кайта?» диюе Татьянаның күңелен өзә:

-    Башта көне- төне телефон аша хәбәрен көттек. Ул бик аз яза, күбрәк безнең хәлләрне сорый. СВОдан беренче тапкыр кайтканында ук тышкы кыяфәтендә дә, психологиясендә дә үзгәреш нык сизелде. Авылдагы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән сөйләшеп, аралашып торабыз. Бигрәк тә нәрсә җибәрергә икән дип сораулар туганда, бер-беребезгә киңәшләр бирәбез,- ди Татьяна.

Мәктәптә укучы Настя СВОдагыларның балаларына күрсәтелә торган ярдәмдәгечә ашханәдә бушлай туклана. Лиза да балалар бакчасына бушлай йөри. Былтыр Татьяна утын кайтарткан. Анысы ярдәм кысаларында авыл җирлеге булышлыгы белән оештырылган.

Авылдагы ял күз ачып йомганчы үтә дә китә. Мандыкаевлар гаиләсендә әтиләрен озатырга әзерлек бара. Татьяна иренең кирәк-яракларын барлап, юасын-юып, тегеп куйган инде. Барлык киемнәрне, җылы киемнәрне үзләре сатып алалар. 

-    Тизрәк бу сугышлар тәмамлансын, ирләребез, улларыбыз, әтиләребез өйләребезгә исән-сау кайтсын, илебездә тынычлык урнашсын!- дип теләкләрен җиткерде мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Татьяна.

heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев