Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бүләккә – 10 велосипед

Күктән төшкән бәхет булды бу алар өчен

Киров авылында яшәүче Венера һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсендә, үз балаларыннан тыш, уллыкка һәм кызлыкка алган 10 бала тәрбияләнә. Алар тату, дус һәм бердәм. 11 июнь көнне барысы да ишегалдында кайнашты. Чәчәклеккә төренгән, әкият геройлары белән бизәлгән ихата тагын бер кат шат авазларга күмелде. Берьюлы 10 өр-яңа велосипед китергәннәр, ничек шатланмыйсың инде?

Күктән төшкән бәхет булды бу алар өчен. Әлеге велосипедларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүләк итте. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева бүләкләрне ияләренә тапшырганда сабыйлар җәйге вакытларын күңелле һәм файдалы уздырсыннар дигән теләкләрен ирештерде.

-Барлык саклык чараларын күреп йөрсеннәр, бу вакыйга шатлыклы чара булып исләрендә калсын иде, - диде.
Әлеге сөенечне уртаклашырга Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов та килде.

Сабитовлар гаиләсендә тәрбиягә алынган сабыйларның тормышы турында “Актаныш таңнары” газетасында тулырак итеп укырсыз.

undefined

 

undefined

undefined

undefined

undefined

 

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев