Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Сәламәтлекләре чикле булса да башкаларны кайгырталар: Иске Сәфәрдә яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә

Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүче райондашларга Иске Сәфәр авылы халкы беренчеләрдән ярдәм итүгә кушылды. Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә авыл хатын-кызлары төрле түгәрәкләргә даими йөреп тора. Беркөнне уйлашалар да бергәләп китапханә залында йон оек бәйләүне оештырып җибәрәләр. Җепләр беткәч, өйдәге сарык йонын алып килеп язалар, эрлиләр. Электән бәйләмнән аерылмаган апа-әбиләр аеруча тырыша. Бүген дә районда узган инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган кичәне кул эшләреннән аерылмыйча карап, тыңлап, җырларга кушылып утырдылар.

                          Мөмкинлеге чикле кешеләр язмышы Сәфәр авылы халкына ят түгел. 40 ел буена урын өстендә ятучы Фәйрүзә Шәкүрова һәм аны шул дәвер эчендә карап, тәрбияләүче ире Флүснең язмышы күз алдында. Язучы якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева язмыш куйган сынауларны лаеклы үтүче парлар турында "Ак читек" әсәрен иҗат итте. Бүгенге очрашуда да авылдашларының исемнәрен зур хөрмәт белән искә алды авыл халкы. Лаеклы ялдагы укытучы Инсия Хаҗиева Фәйрүзә һәм Флүс Шәкүровларның үз гамьнәре белән генә түгел, ә авырлыкларга дучар булучыларга ярдәм итүләре, гамумән, һәр көнне тирә-юньдәгеләргә игелек кылып яшәүләре турында сокланып үрнәк итеп сөйләде.

Флүс абый беренче пенсия акчасын алу белән Сәфәрнең Абдуллино, икенче айда Иске Сәфәр мәңгелек йортына капка ясата. Фәйрүзә апа да, урын өстендәмен дип, тормыштан күңеле кайтмаган, ире белән бергәләп помидор үсентеләренә кадәр утырталар, алардан күршеләренә дә өлеш чыгаралар. "Аларның игелекләре турында сөйләп бетермәле түгел", ди Инсия апа. Гакыйль Сәгыйров, Фәнис Яруллин кебек әдипләр, Эльбрус тавына кадәр күтәрелгән Рөстәм Нәбиев та бүгенге тормышыбыз геройлары. Аяк-куллары эшләмәсә дә сәламәт кешеләргә үрнәк булып актив тормыш алып барулары  игътибарга лаек. 

                        Китапханәче Әлфинур Шәйхулмәрдәнова сәламәтлекләре чикле авылдашларының мобилизацияләнүче егетләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтен белдерде. Китапханәдә кул эшләре белән шөгыльләнгән арада Әлфинур апа яңа китапларга күзәтү ясый, матбугат яңалыклары белән таныштыра. Иске Сәфәрлеләр үзләре дә әдәбиятка гашыйк, бәйләм бәйләгән арада укылган китаплар турында фикер алышулар, кычкырып уку кебек эшләр дә башкарыла.

Сәфәрлеләр бәйләгән бик күп оекбашларны хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә озатканнар. Хәйрия акциясенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрнең исем-фамилияләре атап үтелде, фоторәсемнәр күрсәтелде.

Роза Идрисова инициативасы белән башланып киткән йон оеклар бәйләү акциясенә 88 яшьлек Мөҗәллия Хәмзина да теләп кушылган.

Апа-әбиләр "Һәр җыелу Мөҗәллия апаның хәер фатихасы белән башланды, ул теләкләр теләп дога кылгач, киләчәккә өмет уяна", диләр. Мөҗәллия апа бу юлы да бу матур гадәткә тугры калып "Фатиха" сүрәсен укыды. 

                      Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Иске Сәфәр авылы халкының үзара аңлашып, килешеп эшләүләрен билгеләп үтте. Бигрәк тә авылның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Баянованың сәламәтлекләре чикләнгән авылдашларын кайгыртуы мактауга лаек.

- Үзегезнең сәламәтлегегез җитмәсә дә авыр хезмәттәгеләргә ярдәм оештыруыгыз өчен зур рәхмәт, - диде Фәйрүзә Сөнгать кызы. 

        Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Әхәт Гыйздуллин да авылдашларының шундый җаваплы вәзгыятьтә бердәм булып ярдәм оештыруларына сөенә.

  Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бүгенге бәйрәмне бизәп шигырьләр укыды, музыкаль сәламнәрен тапшырды.

Илдус Һарунов, Әлфис Әхмәтшәрипов, Ләйсән Мирхәйдәрова өлкәннәр, апалар табын артына утыргач та җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Бүгенге кичәдә балаларын тәрбияләүгә бар көчләрен биргән, гаиләләрен төзек-бөтен тоткан әниләр дә хөрмәтләнде. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев