Тарих җепләре өзелми: Актаныш районында Хезмәт Кызыл байрагын тапшыру тантанасы узды
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Тарих җепләре өзелми: Актаныш районында Хезмәт Кызыл байрагын тапшыру тантанасы узды

Туган җиребезнең үткәне, аның героик тарихы һәм күренекле шәхесләре — бүгенге буын өчен олы горурлык чыганагы. Күптән түгел районыбызда искиткеч әһәмиятле һәм дулкынландыргыч вакыйга булып узды — Иске Байсар авыл җирлеге Хезмәт Кызыл байрагын тантаналы рәвештә Чуракай авыл җирлегенә тапшырды.

Тантана Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманы, революционер, Гражданнар сугышын узган, Татарстанны төзүчеләрнең һәм җитәкчеләренең берсе булган, республикабызны алга җибәрү өчен бик күп көч куйган, сәяси золым (репрессия) корбаны буларак атып үтерелгән, соңыннан тулысынча акланган һәм хәтта исеме халык җырларында җырланган легендар шәхес — Шәймәрдәнов Шәйгәрдән Шәймәрдән улының бюсты янында узды.

  Тарих җепләре өзелмиШәйгәрдән Шәймәрдәнов кебек фидакарь каһармандарның исеме, аларның тормыш юлы — буыннар бәйләнешенең, туган илгә чиксез мәхәббәтнең чын үрнәге. Байракны тапшыру тантанасы авыллар арасындагы дуслыкны гына түгел, ә уртак тарихка, ата-бабалар мирасына булган олы хөрмәтне дә тагын бер кат раслады.

Тантаналы чара кысаларында кунаклар ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Вәлиев Әнвәретдин Әбүзәр улы исемендәге «Авылым тарихы» музеена экскурсия ясадылар. Музей стеналарында сакланучы экспонатлар, төбәкнең үткәне турында сөйләүче бай материаллар катнашучыларда тирән тәэсир калдырды. Ш. Шәймәрдәновка багышланган махсус күргәзмә белән танышып, аның тормыш юлы һәм тәрҗемәи хәле, шул ук вакытта батырлыкка тулы язмышы хакында яңа мәгълүматлар алдылар.

  Тарих җепләре өзелмиЧара ахырында кунаклар һәм җирлек вәкилләре Бөек шәхесебез — Шәймәрдәнов Шәйгәрдән Шәймәрдән улының бюстына чәчәкләр салып, истәлекле фотога төштеләр.

Бу чара — үткән тарихка баш ию, батырларыбызның исемен мәңгеләштерү һәм киләчәк буыннарга патриотик тәрбия бирү юлында тагын бер мөһим адым булды.


Нет комментариев