Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

ИГЪТИБАР! ӨР-ЯҢА ФОТОБӘЙГЕ: “Татар кызы – милләтемнең нуры”

Сездән – татар халкының миллилеген чагылдырган фотосурәт, бездән – шәп бүләк!

“Актаныш-инфом” ММҮ районыбызның гүзәл затларын (нәни кызларны, мәктәп укучыларын, туташ һәм ханымнарны)“Татар кызы – милләтемнең нуры”  дип исемләнгән өр-яңа фотобәйгегә дәшә. 


Сездән – татар халкының миллилеген чагылдырган фотосурәт, бездән – шәп бүләк!


Бәйгегә бары тик милли киемле хатын-кызлар сурәтләнгән фотолар гына кабул ителә. Горур халкыбызның матур үрнәге булыгыз әле, бәйгедә катнашучылар! 


Фотолар күбрәк булган саен, бүләкләрне арттыру мөмкинлеген без үз кулыбызда калдырабыз! 30 апрельгә кадәр ВК төркемендәге “Татар кызы – милләтемнең нуры” дип исемләнгән папкада 100 фотосурәт тупланса, җиңүчеләр өч төркемдә бүләкләнәчәк. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасыннан абсолют җиңүче сайланса,  балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары аерым төркемдә бәяләнеп, алар кызыксындыру бүләкләренә ия булачак. 


Бәйгегә җибәргән фото янына катнашучының тулы исем-фамилиясен, яшәгән урынын, тулы яшен күрсәтү мәҗбүри! Шушы төп шартлар үтәлмәсә, бәйгене оештыручылар фото җыйган лаекларны исәпкә алмау хокукына ия! 


Без башлыйбыз! Син дә кушыл! 
 

Рамил Ахметов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев