Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

90 ЕЛЛЫККА 90 ЧАКРЫМ: Спорт сөючеләр "Актаныш таңнары" юбилее уңаеннан велойөрешкә чыкты

Быел "Актаныш таңнары" газетасының юбилей елы. Район басмасы чыга башлауга 90 ел тула.

            Газетабызның юбилее уңаеннан күптөрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе- бүген районыбыз буенча велойөреш оештырылды.

            Сәяхәтне гамәлгә куючылар- "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" коллективы, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге. 

                 Велойөрешнең маршруты Актаныш- Чишмә- Киров- Татар Ямалысы-Актаныш авылларын тәшкил итә.

Маршрутның бер якка озынлыгы газетаның 90 еллыгы уңаеннан 90 чакрым. Татар Ямалысыннан Актанышка кайтуны да исәпләсәк, барысы 180 чакрымны үз эченә ала. 

- Әлеге акция райондашларыбызны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатын да үз эченә ала. Маршрутка кергән авылларда газета укучылар белән очрашачакбыз. "Актаныш таңнары" газетасының барлыкка килү тарихы белән таныштырачакбыз. Шулай ук укучыларыбыздан киңәш-тәкъдимнәр дә кабул итәбез. Газетаның тугры дусларына истәлеккә "Актаныш таңнары" эмблемасы язылган ручкалар әзерләдек,- ди "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев