Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЕЛ БУЕНА ИРЕШЕЛГӘН УҢЫШ: Актаныш җитәкчеләре 10 ел эчендә беренче тапкыр җиңү яулады

Муниципаль хезмәткәрләр арасында республикакүләм спартакиада 2012 елдан башлап уздырыла. Спартакиада һәр ел саен чаңгы ярышы белән башланып китә. Ел ахырына кадәр муниципаль хезмәткәрләр волейбол, футбол, шахмат, бадминтон, җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы буенча ярышларда көчләрен сыный. 2022 елда спартакиадага яңалык булып бильярд уены өстәлде.

               Бүген район хакимиятенең зур залында муниципаль хезмәткәрләр арасындагы  спартакиадада I урынга лаек булган районыбыз җитәкчеләрен котлау чарасы узды. Бу- районыбыз җитәкчеләренең олы җиңүе. Ничәмә-ничә еллар бәйгегә олы әзерлек белән килсәләр дә беренчелек һәрвакыт башка районныкы була иде.

Быел исә, безнекеләр үгезне мөгезеннән эләктерде.

Һәр ярыш төрендә яуланган очколар бер-бер артлы команданы беренче баскычка күтәрде. 

               Актаныш мунципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җиңүгә керткән өлешләре өчен барлык команда әгъзаларына рәхмәт белдерде:

- Менә шундый  вакытта команда сынала да инде. Бергәләп матур итеп бик зур үрләр яуланды. Зур рәхмәт Сезгә! Инде хәзер алдагы елның бәйгесенә әзерләнергә, ел башыннан ук шөгыльләнүне башларга кирәк. Безнең бу җиңүебезгә башка районнар да ак көнләшү белән көнләште, сөенде. 

       Район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев

үз чыгышында ел дәвамында барган спартакиаданың нәтиҗәләре белән җентекләп таныштырды.  Быел Актаныш командасы үзенә тиң булган 18 команда белән бил алыша. 

- Элек Чүпрәле, Теләче, Менделеевск, Алексеевск районнарына якын килә алмасак,быел ул районнарны да тырышып, көрәшеп артта калдырдык,- дип Ленис Әнәс улы һәр бәйгедә катнашучыны исемләп атап, нәтиҗәләрне анализлады.

                        2022 елның февралендә Бөгелмәдә узган чаңгы ярышы район башкарма комитетының мәдәният һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов, Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин, район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Ойгөл Мирзашәрипова, Лилия Шәйхразыеваны берләштергән чаңгычыларыбыз командасы беренче призлы урынны алуга ирешә, команданың III урынга лаек булуында Назил Назиф улының өлеше зур. Ул шәхси беренчелектә икенче килә. 

            Көтмәгәндә-уйламаганда районга спартакиаданың хатын-кызлар арасындагы волейбол турнирын Актанышта уздыру тәкъдиме килә. Шулай итеп "Батыр" спорткомплексында хатын-кыз җитәкчеләребез 27-29 май көннәрендә республика төбәкләреннән килгән коллегалары белән туп чөюдә узышты. 

Илиза Бакирова, Алия Шакирова, Рәйлә Әнвәрова, Дилбәр Әнвәрова, Наира Баһаветдинова, Гүзәл Җиһаншина, Алия Зарипова, Оксана Шәйхетдинова I урынга ирешкән Чирмешән командасын да бер тапкыр җиңеп, матур уен күрсәтеп 18 команда арасында 7 урын яулый.

              Болгарда район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов, яшьләр бүлегеннән Равил Таймасов, район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район башкарма комитетының мәдәният һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев, Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәнов, район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев Болгар шәһәрендә узачак ир-атлар арасындагы волейбол ярышына ныклы әзерлек белән юл алды. Куйган максатлар акланды, уен барышында җитәкчеләр травмалар алса да, бирешмәделәр. Командабыз I урынга лаек булды. 

                 Футбол ярышында да спортны, җиңүне юлдаш иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, яшьләр бүлегеннән Равил Таймасов, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев, район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге белгече Айнур Галиәхмәтов, Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин, Район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев янә Болгардан зур уңышлар белән кайттылар- I урын безнеке. 

                   22 ноябрьдә  Кукмара шәһәрендә узган өстәл теннисы бәйгесендә Камил Әхмәтгалиев, Лилия Шәйхразыева, Ленис Вәлиевтан торган Актаныш командасының тырышлыгы янә бушка китмәде, гомуми нәтиҗәләр буенча муниципаль хезмәткәрләребез алдагы алты төр ярыш буенча I урынга менде. Төп көндәш- Теләче командасыннан 5 очкога алга китү инде якты өметләр уята.

                    2022 елда спартакиадага яңалык булып килеп кергән бильярд уены Актаныш командасы өчен аеруча уңыш китерә. Сабада 12-ле өстәлдә уйнала торган "Рус пирамидасы" уенында район башлыгы Ленар Зарипов II урынны үзенеке итүе команданың җиңүенә тагы да зур өлеш кертә. 

            Декабрь ае спартакиаданың аеруча киеренке вакыты булды. 6-8 декабрь көннәрендә Казанда узган җиңел атлетика ярышында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Рәйлә Әнвәрова, Рузилә, Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров катнашса,  7 декабрьдә Алия Шакирова, Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов шахмат уенында янә районы данын яклап I урын га лаек булдылар. Алия шәхси беренчелектә- I, Камил Әхмәтов IV урынга иреште.

            7 декабрьдә шахмат бәйгесендә Алия Шакирова I , Камил Әхмәтов IV  урынга лаек булып командага II урын бирелде.  8 декабрьдә район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов,  Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов, район Советыннан Лилия Хәйдәрова бадминтон ярышында VI урынга лаек булды.

8 декабрьдә узган йөзү ярышында район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Сирина Шәехова, Айнур Галиәхмәтов, Сәхбиева, Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртединов йөзүдә алдынгылыкны бирмичә I урынны янә Актаныш командасына бүләк иттеләр. 

           Җиңел атлетика һәм волейбол командасының капитаны Рәйлә Әнвәрова һәм спартакиадада катнашуны оештырып, үзе дә зур уңышларга ирешкән Ленис Вәлиев район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Һәрвакыт спартакиададан җиңүләр белән кайтучы шахматчылар- Алия Шакирова һәм Камил Әхмәтов район башлыгының рәхмәт хатына лаек булдылар.

Шулай ук башка җиңүчеләр дә хөрмәтләнде, аларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов рәхмәт хатлары, чәчәк гөлләмәләре тапшырды. 

Тулы фоторепортажны биредән карый аласыз.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев