Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Казан Кремле Оперштаб тарафыннан өстәмә чикләүләр кертү турындагы фейк мәгълүматны кире какты

Фейк хәбәрләре авторлары, янәсе, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри перчаткалар киеп йөрү, самоизоляция, шулай ук хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше өчен читтән торып эш режимы кертелә, дип ышандыра.

Казан Кремле оператив штабның Татарстанда өстәмә чикләүләр кертүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат секретаре Лилия Галимова сөйләде.

Челтәрдә, янәсе, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, оператив штаб бүген режимны көчәйтү турында карар кабул иткән, дигән хәбәрләр пәйда булды.

Фейк хәбәрләрендә (10 октябрьдә чыккан) әйтелгәнчә, янәсе, җәмәгать транспортында, кибет һәм сәүдә үзәкләрендә барлык кешеләргә дә перчатка һәм битлекләрне мәҗбүри куллану кертелә. Янәсе, шул ук көннән башлап сәүдә нокталары һәм автопассажирлар перчатка-битлек режимын үтәүне тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә аларга административ җаваплылык йөкләнә.

Шулай ук 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен, янәсе, мәҗбүри изоляция режимы билгеләнә, шулай ук ноябрьгә ташламалы пенсия юлларын сату туктатыла, ә 1 ноябрьдән, янәсе, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ташламалы пенсия юл йөрү билетларының гамәлдә булуы туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев